news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә

Кастинг Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында узачак.

КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
Михаил Захаров

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 30 майда 14:00 сәгатьтә КФУның “Мизгел” яшьләр театрының яңа режиссеры Илфак Хафизов театрга актерлар составын җыя. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә хәбәр итте.

Кастингка теләгән һәр кеше дә килә ала. Режиссер сүзләренчә, кастингта катнашырга студентлар гына түгел, ә университет мөгаллимнәре дә теләк белдергән.

“Мизгел” октябрь аенда спектакль куячак. Шуңа кадәр кастинг игълан итеп, кешеләрне карап алырга кирәк дигән фикергә килдек. Минем кемнәр бар, нинди юнәлештә эшләргә кирәк икәнен беләсем килә. Көчле команда җыелачак, таләпләр зурдан”, - диде Илфак Хафизов.

Илфак Хафизов “Мизгел” театры белән генә түгел, ә Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең җыр һәм бию төркемнәре, шулай ук “Әллүки” әдәби берләшмәсе белән дә эшләргә теләген белдерде.

Катнашучылар җыр, бию, шигырь һәм башка иҗади чыгышлар әзерләп килә ала.

Кастинг Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан урамы, 2нче йорт) бинасында   узачак. Конкурсантларның чыгышына төп бәяне популяр актер, кинорежиссер, сценарист, “Болгар” радиосы алып баручысы, “Мизгел” театрының төп режиссеры Илфак Хафизов бирәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100