Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУның «Мизгел» театры «Биктә» дип исемләнгән психологик драма тәкъдим итте
Баш режиссер Илфак Хафизов драманы татар теле юнәлешендә белем алган студентлар иҗат иткәнен әйтте.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Мизгел» яшьләр театры «Биктә» дип исемләнгән психологик драма куйды. Драманың режиссеры — Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизов.
«Без иң элек күләмлерәк әсәрне сәхнәләштерергә теләдек. Студентлар дистанцион укуга күчү сәбәпле, үзгәрешләр кертелде. Психологик драма турында узган ел уйлана башладык. Шулай итеп, аны язуда икенче, өченче һәм дүртенче курс студентлары катнашы. Алар мәхәббәт, рәсем, сәнгать, әти-әни белән мөнәсәбәт, хыял турында берничә вакыйга алып килде. Барлык вакыйгаларны бер бүлмәгә кертеп бикләдек», — диде ул.
Спектакльдә бары тик ике кыз уйный — төп герой һәм аның уйлары, эчке хис-кичерешләре. Драмада баш геройның бәргәләшүе күрсәтелә. «Кызның хыяллары чынга ашмавын, сөйгән ярының ташлап китүеннән интеккәнен күрәбез. Шушы вакыйгалар аңа ирек бирми, ул үз-үзендә казына. Эчке дөньясы „үзең теләгәнчә яшә“, ди. Ахыр чиктә героебыз үзең теләгәнчә генә яшәп булмый, дигән нәтиҗәгә килә», — дип сөйләде Илфак Хафизов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Режиссер фикеренчә, «кешедән яхшы түгел» дигән сүз күпчелек гаиләләрне таркалудан саклап кала. «Без башкалардан ким түгел, дип уйлау кешене илһамландырып, яңа үрләргә алып менәдер. Кеше алдында тавышланмау, олыларны хөрмәт итү кебек гамәлләр безнең каныбызга сеңгән. Ничек телисең, шулай яшә, дигән фикерләү чит илдән кергән», — диде ул.
Баш рольне башкарган Илзирә Галимбикова драмада яшьләрне, кешелекне борчый торган проблемалар күтәрелгәнен әйтте. «Әлеге спектакльне карарга килүчеләр бер өзектә булса да, үзләрен күрә дип саныйм. „Бу бит минем турында“, дип килеп әйтүчеләр булды. Мәктәптә укыганда „Сүнгән йолдызлар“ спектаклендә Сәрвәр ролен уйнаганым булды, шуңа күрә мондый рольне башкару тәҗрибәсе бар иде», — диде ул.
Драма 25 кешелек караңгы бүлмәдә куелды. Игъланда «клаустрофобия белән авыручыларга керү тыела», дип кисәтеп язылган иде. «Психологик драма — нәкъ менә кечкенә аудитория өчен, зур сәхнәгә чыгарсак, аның тәме бетәчәк. Хәзерге вакытта театрлар эзләнүдә, яңа формалар тәкъдим итәләр. "Мизгел"гә йөрүчеләр алга таба да иҗат итеп, үз әсәрләрен куярлар дигән өметтә калам», — дип сөйләде режиссер.
КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова, спектакльне үстерү өчен, режиссерга эзләнергә киңәш итте. «Сәхнә күп сөйләүне яратмый. Текстны киметеп, детальләрне арттырырга кирәк дип саныйм. Хәрәкәт, серлелек җитмәде. Әйтергә теләгән фикерне бию хәрәкәтләре аркылы да аңлатып була», — диде галимә.
Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов фикеренчә, кызларның театраль белемнәре булмауга карамастан, алар тамашачыны ышандырып, үзләренә йөкләнгән вазифаны тиешенчә башкарды. «Уңышлы килеп чыккан. Урыны да яхшы сайланган. Мин канәгать. Күптән мондый спектакль күргән юк иде», — дип бәя бирде ул.
Спектакльнең беренче тамашачылары — Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге, мөгаллимнәре һәм студентлары иде.
«Мизгел» театры 1996 елның сентябрендә Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров җитәкчелегендә Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультеты базасында оештырыла. Марсель Җәббаров 20 ел дәвамында коллектив белән эшли һәм университетта драма мәктәбе булдыра, аның традицияләрен укучылары дәвам итеп килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз