Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ачык ишекләр көненә чакыра
Университет җитәкчелеге кабул итү шартлары, уку процессының үзенчәлекләре турында сөйләячәк.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 6 ноябрь көнне 9:30 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачык ишекләр көне узачак. Бу хакта «Татар-информ»га институтның матбугат үзәге хәбәр итте.
Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә кадрлар, Татарстан Республикасы Милли мәгариф оешмасы өчен төрле профильләр буенча билингваль һәм полилингваль укытучылар, шулай ук дизайн һәм музыка өлкәсендә бакалаврлар һәм магистрлар әзерләү программалары гамәлгә ашырыла.
Чара барышында КФУ җитәкчелеге, югары мәктәп вәкилләре яңа һәм инде гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары, кабул итү шартлары, уку процессының үзенчәлекләре, шулай ук студентлар тормышы турында сөйләячәк. Институт хезмәткәрләренә кызыксындырган барлык сорауларны биреп булачак. Эпидемиологик хәл аркасында барлык саклык чараларын үтәү сорала.
Программада: 10:00 — Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе. 11:00 - Лев Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясенең югары мәктәбе. 12:00 – И.А.Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты — Казан федераль университетының әйдәп баручы һәм иң эре институтларының берсе. Бүгенге көндә институтта 25 илдән 4500дән артык студент белем ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз