Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан 28 кешене эвакуацияләгәннәр
Пушкин урамындагы бинада яктырткычта кыска ялганыш булган.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында төтен таралу сәбәпле, 28 кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Пушкин урамындагы бинада төтен чыгу турында мәгълүмат бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сәгать берләр тирәсендә алынган. Икенче номерлы чакыру буенча урынга Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны бүлекчәләре юл алган.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк бинадан 28 кеше үзләре чыккан. Институтта яктырткычта кыска ялганыш килеп чыккан, ачык яну булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз