news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында татар теленнән VII Республика вузара студентлар һәм магистрантлар олимпиадасы уздырыла

Әлеге мәртәбәле уку йорты белем алу баскычларының югарысына күтәрелгән татар телле булмаган яшьләрне бүген үзенә җыйды

 (Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татар телле булмаган студентлар һәм магистрантлар өчен бүген татар теле буенча VII Республика вузара олимпиада уздырыла. Аны Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты һәм аның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниара коммуникацияләр бүлеге гомуми лингвистика, лингвокультурология һәм тәрҗемә белеме кафедрасы оештыра.

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты, татар мәдәнияте сакланышына, үсешенә этәргеч бирүдә өстәмә шартлар булдыруны максат иткән әлеге проект алдына студентларның татар телендә сөйләшү мөмкинлекләрен ачыклап, аларны үстерү; хәзерге заманда татар теленең гамәлдә файдаланышы, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле лингвистик һәм социомәдәни белемнәрне пропагандалау; белем баскычларының югарысына менгән яшьләрне мәдәниятләр диалогы һәм толерантлык рухында тәрбияләү кебек бурычлар куелган.

Оештыру комитеты КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов рәислегендә эшли, рәистәше – әлеге институтның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниара коммуникацияләр бүлеге мөдире, профессор Әлфия Йосыпова. Жюрида исә 15ләп галим, алар арасында чит ил галимнәре дә бар, укучы яшьләрнең татар теленнән белемнәрен бәяләячәк.

Олимпиада ачылышына багышланган тантанада студентларны сәламләп мөнбәргә чыккан КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты директоры урынбасары Рамил Мирзаһитов билгеләп үткәнчә,
институтта 20-21 ноябрьдә “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” темасына III халыкара фәнни-гамәли форум үткәрелә, аның кысаларында конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм шушы олимпиада була. Татар телен предмет буларак кына өйрәнгән Татарстан югары уку йортлары яшьләренә ул белем буенча көч сынашуда уңышлар теләп, Япониядә яшәп үзлектән татар телен үзләштергән Юто Хишияма кебек магистратурага укырга чакырды.

Оештыру комитеты рәистәше, профессор Әлфия Йосыпова искәрткәнчә, әлеге республикакүләм олимпиада ТР Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән 7 нче тапкыр үткәрелә. Анда КФУ, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ), Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КХТИ), Казан дәүләт медицина университеты, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура академиясе, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты,.. – республиканың барлыгы 10 югары уку йортыннан 130 студент һәм магистрант катнаша.

Олимпиада ачылышы тантанасына татар телен өйрәнгән чит ил галимнәре дә килгән булып, алар да сәламләп сүз алды.

Финляндиянең Хельсинки университеты галимәсе Кадрия Бәдретдин үзенең татар телен үстерүдәге өлеше - Финляндиядәге татарларның язма әдәбиятын тикшереп, докторлык диссертациясе язу белән мәшгуль булуы, ул эшнең четереклелеге хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, Финляндиядә 600ләп татар яши, бу илдә 150 еллап гомер иткән милләттәшләр инде 5 нче буынга кадәр татар телен саклаган, алга таба да аны югалтмау бурычы тора. Язма әдәбият элек гарәп графикасында кулдан язылган, аннары – латин графикасы нигезендә. Хәзерге вакытта китапханәдә157 төрле данә басма исәпләнә: алар авыл хуҗалыгы һәм тормыш итүнең башка өлкәләренә карый, әйтемнәр тупланганы да, әсәрләр дә бар. Шулай ук “Мәхәллә хәбәрләре” журналы игътибарга лаек: ул башта кулдан язылган рәвештә 1949 елдан 1970 нче елларга кадәр чыккан, аннары 2000 еллардан янә дөнья күрә башлаган. Финляндиядәге татарларның милли әдәбиятын фәнни нигездә өйрәнү татар җәмгыяте яшәеше, милләт күрсәткече булган татар теле сакланышы өчен бик мөһим, дип, яшьләрнең тел байлыгы булуы әһәмиятенә басым ясады.

Төркиядән әлеге университетка лекцияләр укырга чакырылган профессор Мостафа Өнәр кояшлы Измирдән кайнар сәламнәр җиткереп, кеше өчен чит телләр белүнең әһәмиятенә, аеруча татар теленең төрки телләрне аңлау-төшенүдәге зур роленә игътибарны юнәлтте. Греклар антик заманнарда башлаган олимпиаданың спортта гына түгел, интеллектуаль юнәлештә дә үсеш ала баруын һәм аның кешелек өчен мөһим булуын искәртте. Татар теленең куәтен исә галим япон егете Юто Хишияма мисалында күрсәтергә тырышты.

Татар теле буенча халыкара олимпиадада Гран-прига (ул КФУда татар филологиясе юнәлешендә бушлай уку мөмкинлеге бирә) ия булып, Юто хәзер КФУда татар филологиясен магистратурада тирәнтен өйрәнә, фәнни хезмәт язуын дәвам иттерә. Хәер, бу хакта ул саф татарча чыгыш ясап, кыскача аңлатып үтте, үзе кебек яшьләргә бүгенге олимпиадада татар һәм япон телләрендә уңышлар теләде.

Финляндиядән Робен Эастон да Казанда белем эсти, япон сабакташы кебек, ул да яшьтәшләренә сынауны уңышлы узуларын теләп татар һәм фин телләрендә чыгыш ясады.

Телдән һәм язмача - ике турдан торган олимпиада биремнәре исә база югары белем бирү стандартлары кысаларында әзерләнгән. Шул хакта аңлатма биргән доцент Кадрия Фәткуллова, бу атнада олимпиада нәтиҗәләре чыгарылачак, дипломнар, сертификатлар белән бүләкләү тантанасы исә 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә булачак, диде.

“Татар-информ” журналисты белән аралашкан әлеге олимпиада өчен җаваплы филология фәннәре кандидаты Гүзәл Нәбиуллина сүзләренчә, татар телен фән буларак кына өйрәнгән студентлар өчен булган әлеге вузара олимпиадада Башкортстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән килеп катнашырга теләк белдерүчеләр бар, ләкин бу олимпиаданың республикакүләм булуы читтән яшьләрне катнаштырумөмкинлеге бирми, димәк, аның Россиякүләм яисә халыкара чара булуына ихтыяҗ бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100