Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУның Филология институты актлар залына Татарстанның беренче Президенты исеме биреләчәк
Актлар залы һәм аудиторияләрнең исемен алыштыру турындагы хәлиткеч карарны КФУның зур гыйльми советы кабул итәчәк.
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). КФУ ректораты Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының актлар залына (Татарстан урамы, 2) Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен бирү турындагы тәкъдимне бертавыштан хуплады, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына вузның матбугат сәркатибе Камил Гәрәев.
Актлар залы һәм аудиторияләргә еш кына теге яки бу институтта эшләгән танылган галимнәр исеме бирелә.
«Беренчедән, бу - аларга хөрмәт билгесе, икенчедән, студентлар шул рәвешле фәнни мәктәпкә кемнәр нигез салуын белә», - дип искәртте КФУның матбугат сәркатибе.
Һәр зал буенча карар иң элек институтларның гыйльми советы тарафыннан чыгарыла, аннары әлеге мәсьәлә вузның зур гыйльми советында тикшерелә һәм шунда хәлиткеч карар кабул ителә. Моннан тыш, ректорат утырышындаХалыкара мөнәсәбәтләр һәм Көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе бинасындагы актлар залына (Пушкин урамы, 1) мәшһүр дипломатия остасы һәм ориенталист буларак – Александр I, ә Сул Болак урамы, 44нче йорт адресы буенча урнашкан кампустагы Тарих югары мәктәбе актлар залына тарихчы Карл Фукс исемнәрен бирү тәкъдимен хуплап каршы алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз