news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның Филология институты абитуриентларны оффлайн форматта да кабул итәргә әзер

«Абитуриентлар документларын алып килсә, укырга кабул итү эшен алар белән аерым бүлмәдә оештыра алабыз», — ди институт директоры Рәдиф Җамалетдинов.

КФУның Филология институты абитуриентларны оффлайн форматта да кабул итәргә әзер
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына документларны кабул итү оффлайн форматта да оештырылачак. Бу хакта институт директоры Рәдиф Җамалетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«20 июньнән документлар кабул итү эшен башлап җибәрәбез. Быел соңгы берничә ай дәвамында, коронавирус белән бәйле рәвештә, үзенчәлекле форматта эшлибез. Моның өчен барлык тиешле оештыру чаралары башкарылды. Безгә килгәндә, документларны Татарстан урамы, 2нче йортта урнашкан эш бүлмәләрендә кабул итәчәкбез», — диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов документларны онлайн форматта гына кабул итү КФУ өчен зур яңалык түгеллеген әйтте. «Элек дистанцион технологияләрне өстәмә чара буларак кына кулланган идек, тәҗрибәбез бар. Әгәр дә әти-әниләр, балалар документларны оффлайн тапшырырга теләсәләр, рәхим итсеннәр, укырга кабул итүне аерым бүлмәдә оештыра алабыз, мөмкинлекләр бар», — дип аңлатты ул.

Директор документларны кабул итү вакыты башка еллардан аерылып торуын да искәртте. «Элек июльгә кадәр кабул иткән булсак, быел документлар кабул итү эше август аенда да дәвам итәчәк, чит илдән килгән гражданнарны университетка кабул итү октябрь аенда гына төгәлләнәчәк», — диде ул.

«Бердәм дәүләт имтиханын тапшырмаган кайбер студентлар һәм чит ил гражданнары сынауларны дистанцион форматта узарга тиеш була», — диде Рәдиф Җамалетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100