Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУның фәнни түгәрәкләре арасында татар теле түгәрәге иң яхшысы дип табылган
Татар теле белеме кафедрасындагы «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» түгәрәге егермедән артык фәнни түгәрәк белән көч сынашкан.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУда «Иң яхшы студентлар фәнни түгәрәге — 2020» конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» студентлар фәнни түгәрәге «Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендә иң яхшы түгәрәк» номинациясендә җиңү яулаган. Бу хакта «Татар-информ»га түгәрәкнең җитәкчесе, КФУ доценты Гөлфия Һадиева сөйләде.
«Бәйгедә барлыгы егермедән артык фәнни түгәрәк катнашты. КФУның төрле институтлары көч сынашты, алар арасында юридик факультеты, Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты, Алабуга институты, Идарә, икътисад һәм финанслар институты бар иде», — диде ул.
Гөлфия Һадиева сүзләренчә, «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәге 2010 елда татар теле кафедрасы базасында оештырыла. Түгәрәк студентларда фәнни-тикшеренү компетенциясен үстерү, аларны мөстәкыйль фәнни эшчәнлек нигезләре белән таныштыру, телче галимнәр белән очрашу максатыннан уза, ул ана телендә алып барыла.
«Түгәрәкнең чаралары татар теленең төрле тармакларына карата үткәрелә. Аның эшчәнлеге университет стеналары белән генә чикләнми. Студентлар шулай ук Казан шәһәренең 27 нче гимназия укучылары белән дә эшлиләр. Аерым хөрмәт булып төрле регионнардан һәм илләрдән килгән магистрлар, аспирантлар, галимнәр һәм мөгаллимнәрнең түгәрәк чараларында катнашуы тора», — ди ул.
Гөлфия Һадиева фәнни түгәрәкнең үсеш кичерүен, яңа юнәлешләрдә эшләвен, милли мирасны баетуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Фәнни түгәрәктә катнашучылар Бөтенроссия, Халыкара, Төбәкара, Республика фәнни-гамәли конференцияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар булып тора. Быел исә конкурста ирешкән уңышлар, яулаган үрләр барыбызда горурлык хисе уятты», — диде түгәрәк җитәкчесе.
Конкурс Казан федераль университетының иң яхшы студентлар фәнни түгәрәкләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, студент коллективларының эшчәнлеге кысаларында фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм КФУ яшьләр фәне масштабларында аларның алга таба үсешен арттыру максатлары белән үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз