news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУның бюджет урыннарына гомуми конкурс буенча кабул ителүчеләр исемлеге чыкты

Бакалавриат һәм белгечлек буенча I курска 1,8 меңнән артык абитуриент (бюджет урыннарының 80 проценты) кабул ителде.

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Казан федераль университетында бакалавриат һәм белгечлек буенча көндезге бүлекнең бюджет урыннарына студентлар кабул итү турында беренче боерык чыкты. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров, бакалавриат һәм белгечлек буенча I курска 1,8 меңнән артык абитуриент (бюджет урыннарының 80 проценты) кабул ителүен җиткерде.

“Гомуми конкурс буенча төп бюджет урыннарына кабул итүнең беренче этабы бу. Кабул итү турында икенче боерык (100 процент) 8 августта чыга (кабул итү комиссиясенә документларның оригиналлары 6 августка, 18.00 сәгатькә кадәр тапшырылырга тиеш)”, – дип аңлата ул. 

Бюджет урыннарына имтиханнарсыз һәм квота буенча кабул итү боерыгы 29 июльдә чыккан иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot