news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның билингваль белем бирү белгечлегенә 92 кеше укырга кергән

Аларны мәгариф министрлыгы белән шартнамә төзү нигезендә генә укырга алалар.

КФУның билингваль белем бирү белгечлегенә 92 кеше укырга кергән
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган ел билингваль белем бирү белгечлеге ачыла. Быел көндезге бүлеккә 92 бала укырга кергән. Бу хакта матбугат конференциясендә институтның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов хәбәр итте. 

Билингваль белем бирү системасы берничә телдә белем бирә алуны күздә тота. Әлеге белгечлек буенча мәгариф министрлыгы белән шартнамә төзеп кенә укырга кереп була. Ягъни, студент укып бетергәч, биш ел дәвамында эш белән тәэмин ителгән була. Көндезге бүлектә укучы студентлар ай саен унбиш мең стипендия дә алып бара.
 
“Без бу проектны узган ел башлап җибәргән идек. Математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү белгечлекләренә Татарстан Республикасы һәм мәгариф министрлыгы заказы нигезендә көндезге бүлеккә без берничә кешене генә кабул иткән идек”, – ди Рамил Мирзаһитов.
 
Ул быел көндезге бүлеккә кабул ителүчеләр саны 92 булуын билгеләп үтте. “Ә быел көндезге уку бүлегенә 92 бала укырга керде. Математика һәм физика укытучысы белгечлегенә 40, инглиз теле һәм икенче чит тел (төрек теле) бүлегенә 27, башлангыч мәктәп укытучылары һәм башлангыч мәктәптә фәннәрне инглиз телендә укыту бүлегенә 25 студент кабул иттек”, – диде ул.
 
Рамил Мирзаһитов читтән торып уку бүлегенә педагогика көллиятен бетерүчеләрне генә алуларын да әйтте. “Читтән торып уку бүлегенә башлангыч мәктәп укытучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияче белгечлегенә 50 бала кабул иттек. Шушы ике белгечлеккә көллиятләрне бетереп килгән студентларны гына алдык. Чөнки таләпләр шундый”, – диде ул.  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100