news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУның беренче курс студенткасы талантлы яшьләргә ярдәм буенча РФ Президенты премиясенә ия булды

Юлия Ширчикова – КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты студенткасы

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). КФУ студенткасы Юлия Ширчикова талантлы яшьләргә ярдәм буенча РФ Президенты премиясенә лаек булды. Юлия “Ел лидеры-2013” республика конкурсының абсолют җиңүчесе һәм “XXI гасыр лидеры” бөтенроссия конкурсы җиңүчесе булган.

Юлия үз эшчәнлеген Түбән Каманың “Өлкән сыйныф укучыларының шәһәр советы” иҗтимагый оешмасыннан башлаган, шунда ук оешманың президенты булган. Ул ТР балалар оешмалары советында Түбән Каманы 2009 нчы елдар бирле тәкъдим итеп килгән, хәзерге вакытта ул анда идарәче ярдәмчесе булып эшли.

Бүгенге көндә Юлия – Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 1 нче курс студенткасы, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot