news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУның Алабуга институтында хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын арттыралар

Укытучыларның, ассистентларның, фәнни хезмәткәрләрнең һәм доцентларның хезмәт хакларының база өлеше 7 процентка үсәчәк.

(Алабуга, 8 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Быел гыйнвар аеннан КФУның Алабуга институтында хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары 5 - 7 процентка арттырыла. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия хөкүмәте карары нигезендә, югары уку йорты хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 4 процентка үсәргә тиеш. КФУ җитәкчелеге 5 - 7 процентка арттыру мөмкин дип җиткергән.

Биредә укытучыларның, ассистентларның, фәнни хезмәткәрләрнең һәм доцентларның хезмәт хакларының база өлеше 7 процентка үсәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot