Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУның 8 меңнән артык абитуриенты керү имтиханнарын Интернет аша тапшырды
Бу яңалыктан россиялеләр һәм чит ил кешеләре файдаланды.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 8 меңнән артык кеше Казан (Идел буе) федераль университетына онлайн-режимда керү имтиханнарын тапшыру мөмкинлегеннән файдаланды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Олег Бодров сөйләде.
«Быелгы кабул итү кампаниясендә 8374 кеше дистанцион онлайн-имтихан тапшырды. Аларның һәркайсы өчәр имтихан тапшырды», - диде ул.
Нигездә, бу яңалык чит ил абитуриентларын җәлеп иткән. Россиялеләр имтиханнарны читтән торып тапшыручылар арасында күп булмаган.
«Россия гражданнары моны беренче тапкыр сынап карады, алар күп түгел — 150 кеше, аларның якынча 50се — мөмкинлекләре чикләнгән затлар», — дип үз фикерләре белән уртаклашты Бодров.
- Быел КФУ абитуриентлары беренче тапкыр керү имтиханнарын онлайн-режимда тапшыру мөмкинлегенә ия булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз