news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУга укырга керү турында сорауларга 15 майда туры эфирда җавап бирәчәкләр

Трансляция берничә онлайн-мәйданчыкта була.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Казан федераль университетында 2020 елда кабул итү кампаниясе мәсьәләләре буенча туры эфир оештырыла. Чара 15 майда 14:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) берьюлы берничә онлайн-платформада узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Агымдагы елда КФУда кабул итү кампаниясе беренче чиратта КФУның «Буду студентом» социаль-белем бирү челтәре кебек дистанцион технологияләрне максималь кулланып оештырылачак.

Онлайн-кабул итү үзенчәлекләре турында уку-укыту эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров сөйләячәк һәм абитуриентларның, ата-аналарның барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.

Трансляция берничә онлайн-мәйданчыкта узачак: КФУ, UNUVER TV сайтында, шулай ук «ВКонтакте» һәм YouTube битләрендә. Социаль челтәр һәм видеохостинг чатларында сораулар бирергә мөмкин булачак.

Туры эфирда 2020 елда КФУга укырга керү буенча иң кызыклы сорауларга җаваплар әйтеләчәк: теркәлү һәм «Буду студентом» социаль-белем бирү челтәреннән куллану, документларны электрон тапшыру, керү сынауларын дистанцион тапшыру, шулай ук чит ил гражданнарын кабул итү үзенчәлекләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100