news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУга ректор вазифаларын башкаручы билгеләнде

Профессор Дмитрий Таюрскийны югары уку йортына вакытлыча җитәкче итеп куйдылар.

КФУга ректор вазифаларын башкаручы билгеләнде

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). КФУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп профессор Дмитрий Таюрский билгеләнде. «Татар-информ»га билгеле булганча, Илшат Гафуров белән тикшерү эшләре бару сәбәпле, шундый карар кабул ителгән.

Таюрский университетта фәнни эшчәнлек буенча проректор булып эшли.

  • КФУ ректоры Илшат Гафуровны Мәскәү Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 21 декабрьдә тоткарлаган. Мәскәүнең Басман суды тикшерүче үтенече буенча аны 2022 елның 21 февраленә кадәр сак астына ала. Кулга алынган КФУ ректоры Илшат Гафуров гаебен танымый.
news_right_1
news_right_2
news_bot