Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУга лекторлар килә
Очрашуларда Россиядә социаль-икътисади вазгыять һәм аның үсеш перспективалары, хәзерге заман телевидениесе турында сүз куертылачак
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Россиядә социаль-икътисади вазгыять һәм аның үсеш перспективалары.
Иртәгә, 3 декабрь көнне көндезге 3 нче яртыда, Казан федераль университетының актлар залында Россия Фәннәр академиясе академигы Абел Аганбегян шундый темага ачык лекция белән килә, диелә КФУның матбугат хезмәтеннән алынган белешмәдә.
Хәер, Казанга кадәр быел октябрьнең 16сында Томск политехник университетының Халыкара мәдәният үзәгендә Халыкара директорлар клубы президенты А.Аганбегян шушы клубның утырышы кысаларында әлеге лекция белән чыкканлыгы билгеле.
6сы көнне сәгать 1дә Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең 104 нче аудиториясендә “СТС-Медиа” холдингы генераль директоры урынбасары Сергей Петров исә “Цифрлы технологияләр үсеше чорында хәзерге заман телевидениесе” темасына гавами лекция укырга җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз