Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУга 218 мең гариза тапшырганнар: гуманитар һәм инженерлык юнәлешләре алдынгы
Казан федераль университетында бакалавриат һәм белгечлек программаларына гаризалар кабул итү төгәлләнде. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Югары уку йортына барлыгы 218 мең гариза тапшырылган, аларның 170 меңе «бәйгедә катнаша» статусы алган. Шул ук вакытта 189 мең гариза «Госуслуги» порталы аша тапшырылган. 2025 елда абитуриентлар саны 37 мең кеше булган.
Кабул итү кампаниясенең арадаш нәтиҗәләре турында КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик хәбәр итте. Быел уку йортына керүчеләрнең 90 проценты «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисын файдаланган, ә 2024 елда бу күрсәткеч 85 процент булган.
Александр Бибик сүзләренчә, югары конкурс традицион рәвештә социогуманитар юнәлешләрдә саклана. Бу профиль программаларына тапшырылган гаризалар саны узган ел белән чагыштырганда 20-30 процентка арткан.
Бибик инженерлык белгечлекләренә һәм программалаштыру белән бәйле программаларга аерым игътибар бирде. Аның сүзләренчә, ел саен кабул итү күләме дә, үтү баллары да арта.
Йомгак ясау вакытына югары уку йортына керү сынавыннан башка 25 кеше һәм махсус квота буенча 157 кеше кабул ителгән инде. КФУның аерым квотасы кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның балаларын, шулай ук 2025 елдан – Россия территориясендә хәрби хәрәкәтләр ветераннарының балаларын кабул иткән. Бу квота буенча беренче курска барлыгы 293 студенты кергән.
Александр Бибик хәбәр иткәнчә, университет заказчыларга эшкә урнашкан чыгарылыш укучыларын арттыру өчен эш бирүчеләр белән актив хезмәттәшлек итә. Ул «Ульяновск җиһаз төзелеше конструкторлык бюросын» мисалга китерде.
Ул КФУда кабул итү кампаниясенең тулысынча цифрлы рәвештә булуын әйтте. Университет «Студент булам!» социаль-белем бирү челтәрен куллана, ул абитуриентларга гаризаларны имзаларга, кабул итү комиссиясенә сораулар белән мөрәҗәгать итәргә һәм башка функцияләрне онлайн кулланырга мөмкинлек бирә.
Югары белем алу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз