news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУдагы халыкара семинарда галимнәр телләргә өйрәтү методикасы белән уртаклашты

КФУдагы халыкара семинарда галимнәр телләргә өйрәтү методикасы белән уртаклашты
Зилә Мөбәрәкшина

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы» дип исемләнгән VII Халыкара фәнни-методик онлайн семинар булды.

«Барлыгы 169 гариза кабул ителде. Катнашучыларыбыз арасында туган тел һәм чит телләрне укыту, өйрәнү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Россия, Төркия, Кытай, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстаннан студентлар, укытучылар, мөгаллимнәр бар. Киләсе елларда да шушы юнәлештәге хезмәттәшлегебезне дәвам итәрбез дип уйлыйм», - диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Институт директоры халыкара фәнни-методик семинарда студентлар күбрәк катнашсын иде, дигән теләген әйтте.

КФУ доценты Кадрия Фәтхуллова заманча мәктәп моделе буларак, күп телле белем бирү комплексы темасына тукталды. «Полилингваль шәхеснең төп компетенциясе: берничә тел системасы буенча белемнәрне үзләштерүдә һәм бер телдән икенчесенә күчү күнекмәләрен үзләштерүдә. Мәктәп предметларын төрле телләрдә укыту укучыны үзеңнең һәм башка культураларны адекват кабул итүгә әзерли», - диде ул.

Аның әйтүенчә, Россиядә күптелле белем бирү ике төрле процессның берләшүе – рус телен, туган телне, бер яки ике чит телне өйрәнү һәм әлеге телләрдә белем алу мөмкинлеге. «Уңай мисал буларак, «Адымнар» күптелле комплексын китерәсем килә. Аның төп максаты - рус, татар, инглиз телләрендә конкурентлы белем бирүне тәэмин итү, яшь буынны милләтара татулык рухында тәрбияләү», - диде галимә.

Лев Гумилев исемендәге Евразия Милли университетының гамәли һәм теоретик лингвистика кафедрасы профессоры Шолпан Жаркенбекова фикеренчә, Казахстанда яшьләр сөйләмендә казах һәм рус телен кушып сөйләү проблемасы бар. «Университетта хезмәттәшләремнең, студентларның сөйләмен тыңладым, бу күренеш яңа чыккан фильмнарда да күзәтелә», - дип билгеләп үтте ул.

«Ике телне кушып сөйләгәндә, фонетик хаталар, дөрес басым куелмау, сүзләрне һәм сүзтезмәне куллану хаталары, сүз структурасында, грамматик категорияләрне кулланганда, җөмләләрне төзегәндә хаталар очрый. Шулай ук, сөйләмдә казах һәм рус сүзләрен яраштыру, казах сүзенең тамырына рус телендәге аффиксны кушып куллану да күзәтелә», - ди ул.

Төркиянең Измир шәһәрендәге Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр тюркологияне укыту һәм тарихи грамматика турында сөйләде. «Тарихи-чагыштырма грамматик алым хәзерге төрки язма телләренең урта гасырларда ана теленнән үскәнен күрсәтә, халыкта тарихи үзаң да барлыкка китерә. Мәсәлән, карачай-балкар халкы. Һәр карачай-балкар туган телен XIV гасырдагы Кодекс Куманикус сүзлегенә нигезләнгәнен әйтә ала», - диде ул.

Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова билгеләп үткәнчә, семинарда телне туган тел буларак өйрәтү мәсьәләсе, телне икенче тел буларак өйрәтү проблемасы, телләрне өйрәтү: заманча һәм инновацион технологияләр, мәдәниятара багланышларда төрки телләр кебек актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

  • Семинарда Бохара Дәүләт университетының рус тел белеме кафедрасы мөдире Отобек Носиров, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов, Чуваш дәүләт университетының рус һәм чуваш филологиясе һәм журналистикасы факультеты деканы Алена Иванова һ.б. чыгыш ясады. Онлайн семинардагы барлык материаллар PDF форматында җыентыгына җыентык булып әзерләнәчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100