news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда журналистлар өчен синхрон тәрҗемә курслары оештырыла

Синхрон тәрҗемә курслары 12 сентябрьдән 12 декабрьгә кадәр, ягъни 4 ай дәвамында эшләр дип көтелә.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Мәрьям Насыйрова). КФУның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге татар һәм рус телләренә синхрон тәрҗемәчеләр әзерләү курслары оештыра. Бу хакта бүлекнең Тел һәм милләтара багланышлар кафедрасы ассистенты Анастасия Кузнецова хәбәр итте.

Курсларда суд хакимияте һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белем алачак. Синхрон тәрҗемә курслары 12 сентябрьдән 12 декабрьгә кадәр, ягъни 4 ай дәвамында эшләр дип көтелә.

“Мондый курсларны беренче тапкыр узган елны оештырган идек. Ул вакытта 10 кешегә өстәмә белем бирелде. Быел да курсларга 10 кеше кабул ителәчәк, әлегә ике буш урын бар. Дәресләрне үзебезнең Казан университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре һәм чит илләрдән чакырылган дүрт белгеч алып барачак", - диде Анастасия Кузнецова.

Дәресләр гадәттә кич белән булачак, шимбә көннең беренче яртысында өч дәрес үтәчәк. "Дәресләр лекция, интерактив форматта үтә. Курсларга йөрүчеләр монда үзләрен күбрәк гамәли яктан сынаячак", - ди оештыручылар.

Татар һәм рус теленә синхрон тәрҗемәчеләр әзерләү курслары Мәгариф министрлыгы ярдәме белән татар телен үстерү максатыннан эшләнелә, ди оештыручылар.

Анастасия Кузнецова искәртүенчә, әлеге курсларны тәмамлаучыларга өстәмә югары белем алу дипломнары тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot