Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда “Журналистлар өчен ислам нигезләре” курслары башланып китте
Курсларга “Татар-информ”ның дүрт хәбәрчесе йөри.
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, 29 сентябрь көнне, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасындагы ислам һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү үзәгендә журналистларның квалификациясен күтәрү курслары башланып китте. Бу курсларда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының дүрт хәбәрчесе дә йөри.
Курсларның үткәрү кирәклеге матбугат киңлегендә ислам тематикасын дөрес яктырту һәм экстремизм кебек куркыныч күренешләрне булдырмау белән бәйле.
Журналистларга беренче дәресләрне КФУ доценты Илсур Нафиков уздырды. Дәресләрнең темасы – “Хәзерге заман шартларында Ислам”.
Курслар 29 сентябрьдән 11 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Курслар ахырында журналистларга “Журналистлар өчен Ислам нигезләре” курсын тәмамлады дигән сертификат тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз