news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда журналистика буенча магистратурадагы урыннарның барысы да татар бүлегенә бирелгән

Кафедра мөдире, профессор Васил Гарифуллин сүзләренчә, быелгы уку елында татар журналистикасы буенча 5 бакалавр, 10 магистр, 10 студент белем ала.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан федераль университеты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә магистратурага каралган 10 урынның барысы да татар журналистикасы кафедрасына бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә кафедра мөдире, профессор Васил Гарифуллин белдерде.

“Журналистика буенча 10 программа бар. 10 профильгә 10 урын бүленгән иде, шуларның барысын да татар бүлегенә бирделәр. Шулай итеп, көндезге бүлектә укучы 10 магистрыбыз да бар. Моны мин үзенә күрә өстенлек дип саныйм”, - диде Васил Гарифуллин. Аның әйтүенчә, быел бакалавриатта татар бүлегендә 5 кеше белем ала, киләсе елга 4 урын каралган.

Беренче курс студентларына килгәндә, Васил Гарифуллин быел 5 кеше бюджет, 5 кеше контракт нигезендә белем алуын әйтте. Якын киләчәктә милли журналистика өчен максатчан рәвештә кадрлар әзерләү ниятләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100