Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУда Хатыйп Миңнегуловны юбилее белән котладылар: Зур уңышка ирешкән милләтпәрвәр шәхес
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты актлар залында филология фәннәре докторы, Казан университетының атказанган профессоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, КФУның татар әдәбияты кафедрасы галиме Хатыйп Миңнегуловның 85 яшьлек юбилей кичәсе булды. Юбилярны котларга фән һәм мәдәният эшлеклеләре, хезмәттәшләре, шәкертләре, министрлык вәкилләре, югары уку йорты җитәкчеләре килгән иде.
«Казан федераль университеты хезмәткәрләре һәм ректоры Линар Сафин исеменнән юбилеегыз белән котларга рөхсәт итегез. Алтынчы дистә ел Сез университет үсеше өчен хезмәт куясыз, фән өлкәсендәге казанышларыгыз турында озаклап сөйләргә була. Безнең өчен иң мөһиме – Сезнең остаз булып калуыгыз. Сез студентларыбызның тормышын кызыклы, онытылмаслык итәсез. Татар әдәбиятының күпкырлы якларын ачасыз, шуның өчен Сезгә зур рәхмәт», - диде КФУның уку-укыту эшләре буенча проректоры Екатерина Турилова.
«Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов институт директоры Рәдиф Җамалетдинов исеменнән котлау сүзләре җиткерде. «Бүгенге көндә Хатыйп абый әдәбият кафедрасында – профессор-консультант. Аның безнең арада булуы зур таяныч та, ярдәм дә. Без бик бәхетле буын, чөнки фәнни, уку-укыту юнәлешендә, методик өлкәгә таянып эшләгән олпат галимнәребез бар. Конференцияләрдә катнашкан, галимнәр арасыннан чит илләрдә иң күп йөргән кеше – Хатыйп абыебыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар телим», - диде ул.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Хатыйп Миңнегуловның шәкерте булуы белән горурлануы турында сөйләде. «Элек авылга бәрәңге алырга җибәрә иделәр. Казаклар авылына кайттык, Хатыйп ага безнең җитәкче булды. Менә шунда мин укытучылар арасында әдәбиятка гашыйк, фидакяр, фанат кешеләр бар икәнлеген аңладым. Хатыйп абый белән Казахстанга бергә барырга туры килде, һәр казах килеп, «остазым», «хуҗам» дип, килеп, баш иде», - диде ул.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры Ким Миңнуллин Хатыйп Миңнегуловның укымышлы, китаплы, белемле татар халкын бөтен дөньяга таныту юнәлешендә зур адым ясаганын билгеләп үтте. «Хатыйп абыйны белүемә дә 45 ел булган икән. Ул шундый ук әдәбиятка гашыйк, үзсүзле, катгый кеше булып кала бирә. Мин икенче курста укыганда Хатыйп абыйда курс эше язган идем, аның ни дәрәҗәдә таләпчән икәнлеген шуннан да белдем», - диде һәм Мактау грамотасын тапшырды.
Ул Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнехановның академиклар исеменнән котлавын укыды. «Татар филологиясе өлкәсендә башкарган хезмәтләрегезне югары бәяләп, ихластан рәхмәт белдерәм. Сез татар әдәбияты белеме аксакаллары сафында торучы, гыйльми педагогик эшчәнлегегездә үз фәнни мәктәбен булдырган абруйлы галим, күпсанлы хезмәтләр авторы, зур хөрмәткә ия мөгаллим. Киңкырлы эшчәнлегегез төрки дөньяда да киң танылу китерде», - диелгән иде котлау хатында.
«Ул татар халкының язмышы, татар әдәбияты, мәдәниятенең хәле, татар мәктәбе, балалары, милләтебезнең киләчәге өчен борчыла. Бу яктан ул безнең өчен үрнәк булып тора. Хатыйп абый гаҗәеп дәрәҗәдә зур галим. Аның белән сәфәрләргә чыгу рәхәт, күңелле, чөнки ул бик җор телле, кызыклы хәлләрне сөйли. Тормыш мәктәбе, фәнгә керткән өлешегез, тынгысыз кеше булуыгыз өчен рәхмәт», - диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.
Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының «Белем бирү процессын укыту-методик тәэмин итү секторы» әйдәп баручы киңәшчесе Ләйсән Гайфуллина дәреслекләрнең Хатыйп Миңнегулов хезмәтләренә нигезләнеп эшләнүен әйтте. «Дәреслек авторлары исеменнән Сезгә рәхмәт әйтәбез һәм Сезнең белән горурланабыз. Хезмәте барның – кадере, хөрмәте бар, дигән халкыбыз. Юбилеегызны халкыбызның мөхтәрәм улы буларак каршылыйсыз. Бик күп еллар хезмәтегезнең игелеген күреп, сәламәтлектә яшәргә язсын», - диде ул һәм министр Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хатын, бүләкләрен тапшырды.
Юбилярны котларга килүчеләр арасында иң өлкән яшьтәге кеше – тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор, галим Марсель Бакиров иде. «91нче яше белән бара торган иң өлкән кеше миндер. Хатыйп Йосыф улы белән күп еллар эшләгән коллегасы буларак, мин аның педагогик, фәнни эшчәнлеген ничек башланганлыгын башкаларга караганда күбрәк беләм. Галимҗан Ибраһимов әйткәндәй, ул тормышның төбеннән күтәрелгән зур галим. Гаҗәп дәрәҗәдә зур уңышларга ирешкән милләтпәрвәр шәхес», - диде ул.
«Апалар-абыйлар бармак белән генә санарлык хәзер. Шуңа күрә яшем арткан саен мин үземнән өлкән буын кешеләргә ихтирам белән карыйм. Аларга Аллаһы Тәгалә озын гомер бирсен иде, алар яшәсен иде, дим. Алар китсә кызыгы калмый. 85 ел, уйлап карасаң, бик зур сан. Шушы яшькә җиткәнмен икән, иң беренче, Аллаһы Тәгаләгә, әти-әнигә, якыннарыма рәхмәтле. Алар булмаса, мин бу яшькә җитә дә алмас идем. Һәр адымым үземнең тырышлык, үҗәтлек белән салынды. Беркайчан да матди якны үзәккә куймадым», - диде Хатыйп Миңнегулов.
- Юбилей кичәсеннән тулырак репортаж «Интертат.татар» сайтында чыгачак. Кичәне Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов һәм Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты Ризәлә Гыйләҗева алып барды.
- Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов – фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт бүләге лауреаты (1995), Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, «Халыкара ел кешесе» (Англия, Кембридж, 1998), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Кол Гали (1998), Гаяз Исхакый (2005), Җамал Вәлиди (2014), Сөббух Рәфыйков (2015), Һади Атласи (2017) һәм Шиһабетдин Мәрҗани (2018) исемендәге әдәби, гыйльми премияләр лауреаты, Халыкара казакъ-төрек университетының «Шәрәфле профессоры» (2004), «Мактаулы остаз» (2024), танылган галим, тюрколог-ориенталист, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз