Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда узган IX Халыкара фәнни-методик семинар Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланды
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: прогрессив практика белән алмашу мәйданчыгы» Халыкара фәнни-методик онлайн-семинар уздырылды. IX тапкыр оештырылган чарага галим, укытучылар, аспирантлар һәм магистрлар җыелды. Быел конференция татар халкының фикер иясе, галим-энциклопедист, педагог һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган иде.
Чараны Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге һәм КФУның Каюм Насыйри институты белән берлектә Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе оештырды. Семинарда Эгей университеты (Төркия Республикасы), Азәрбайҗан педагогика университеты, Лев Гумилев исемендәге Евразия милли университеты, Абай исемендәге Казах милли педагогика университеты, Бохара дәүләт университеты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һ.б. югары уку йортлары катнашты. Конференциягә быел беренче тапкыр Беларусь технология университеты галимнәре дә кушылды.
Семинар эшендә катнашу өчен оештыру комитетына югары уку йортлары укытучыларыннан, туган һәм чит телләрне укыту һәм өйрәнү проблемалары белән шөгыльләнүче, тюркологиянең актуаль проблемаларын өйрәнүче галимнәрдән 162 гариза килгән.
Чарада катнашучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры профессор Рәдиф Җамалетдинов сәламләде. Шулай ук Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр (Төркия, Измир), Азәрбәйҗан дәүләт педагогика университетының халыкара элемтәләр буенча проректоры профессор Махира Гусейнова (Азәрбайҗан, Баку) һ.б. галимнәрнең сәламләү чыгышлары яңгырады.
Семинарның спикерлары төрле илләр һәм югары уку йортларының галимнәре булды. Казан федераль университеты профессоры Әлфия Йосыпова «Каюм Насыйриның татар тел белеме өлкәсендәге эшчәнлеге» доклады белән чыгыш ясады, филология фәннәре докторы, Бохара дәүләт профессоры Дармона Ураева үзбәкләрнең Каюм Насыйри мирасына мөнәсәбәте турында сөйләде. Филология фәннәре кандидаты, татар тел белеме кафедрасы доценты Рамилә Сәгъдиева Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе укытучыларының методик эшчәнлеге турындагы тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Шулай ук Эльвира Денмөхәммәтова семинарда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының туган телләр һәм мәдәният өлкәсендә стратегик тикшеренүләр үзәге эшчәнлеге турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз