news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда узачак туган телләргә багышланган халыкара семинарга 109 заявка кабул ителгән

Чарада Татарстан шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән генә түгел, Төркия, Казахстан, Германиядән вәкилләр катнашачак.

КФУда узачак туган телләргә багышланган халыкара семинарга 109 заявка кабул ителгән
Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казанда туган телләрне укытуга багышланган “Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы” темасына II халыкара фәнни-методик онлайн семинар ачыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы студиясе кунаклары сөйләде.

Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова бу семинарны оештыруда КФУ гына түгел, башка уку йортлары да катнашуын билгеләп узды.

Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Динмөхәммәтова икенче тапкыр оештырылучы семинарның онлайн режимда үтүен әйтте. “Былтыр Казахстанның Лев Гумилев исемендәге Евразия университеты белән башланган хезмәттәшлекне тагын дәвам иттерергә уйладык. Узган елдагы кебек, Измир университеты, Башкортстан Акмулла исемендәге университет, Чуаш дәүләт университеты галимнәре семинарда катнашырга теләк белдереп, үз темаларын юллады. Барлыгы 109 заявка килде. Галимнәр мәкаләләре белән чыгыш ясаячак. Аннары алар җыентыкка тупланып чыгачак”, - дип белдерде Эльвира Динмөхәммәтова. Ул чарада Татарстан шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән генә түгел, Төркия, Казахстан, Германиядән вәкилләр булачагын әйтте. Семинар сәгать 11 дән 14 гә кадәр үтәчәк.

Семинар кысаларында өч секция узачак. Телләрне туган тел буларак укыту мәсьәләләре; телләрне икенче тел буларак укыту мәсьәләләре; телләрне укыту: заманча һәм инновацион технологияләр” кебек темаларга секция утырышлары көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100