news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда уза торган татар теле курсларына 800 дән артык кеше теркәлгән

Алар, төркемнәргә бүленеп, татар телен төрле дәрәҗәләрдә өйрәнәчәкләр.

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында түләүсез татар теле курслары укучылары беренче җыелышка җыелды. Быел татар теле курсларына 800 дән артык кеше теркәлгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Кадрия Фәтхуллова хәбәр итте.

“Ел саен КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында түләүсез татар теле курслары оештырыла. Ул курслар 3 ай дәвам итә. Быел ул 18 сентябрьдә башланачак һәм 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге курсларга 800 дән артык кеше язылды. Алар, төркемнәргә бүленеп, татар телен төрле дәрәҗәләрдә  өйрәнәчәкләр. Гадәттә дәресләр коммуникатив рәвештә алып барыла. Татар теле курсларына язылучылар дәресләрдә татарча аралашырга, диалоглар, монологлар төзергә өйрәнә”, - дип сөйләде Кадрия Фәтхуллова.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле курсларының беренче дәресе 18 сентябрьдә башлана. Укучылар, татар телен белү дәрәҗәсенә карап, А1, А2, В1 төркемнәренә бүленәчәк. КФУ профессорлары, филология фәннәре кандидатлары, доцентлары 10 төркем укучыга белем бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot