news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда урта һөнәри уку йортларында белем алучылар өчен татар теленнән олимпиада тәмамлана

КФУда урта һөнәри уку йортларында белем алучылар өчен татар теленнән олимпиада тәмамлана
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

14 ноябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың җиңүчеләрен билгеләячәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Әлеге олимпиада быел беренче тапкыр оештырылды, ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең «Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге» хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла.

Бәйгенең беренче турында урта һөнәри белем бирү йортларыннан 609 студент катнашкан, икенче турга 221 студент үткән. Олимпиада беренче урын алучылар – 50, икенче – 40, өченче урынны яулаучылар 30 мең акчалата бүләк алачак. Шулай ук аерым кызыксындыру номинацияләре дә каралган.

«2 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр барган теркәлү вакытында 600дән артык студент олимпиадада катнашырга теләк белдерде. Алар – республикабызның урта һөнәри белем бирү уку йортларында төрле юнәлешләрдә белем алучылар. Г.Тукай исемендәге Арча һәм Казан педагогия көллиятләре, Чаллы политехник колледженда, Саба аграр колледженда, М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятендә, Буа медицина училищесында белем алучы студентлар аеруча активлык күрсәттеләр», – дип искәртеп узды Филология фәннәре кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Динмөхәммәтова.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«2 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Олимпиаданың беренче туры үтте. Чарада катнашу өчен теркәлгән студентлар татар теле һәм татар әдәбиятыннан тест сорауларына җаваплар бирделәр. Бу тур онлайн уздырылды. Нигезләмә буенча, беренче турда 64тән югарырак балл җыючылар барысы да 13-14 ноябрьдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узачак олимпиаданың йомгаклау турында катнашачак. Анда алар жюри әгъзаларына үз проект эшләрен тәкъдим итәчәк, кыйммәтле бүләкләр өчен көч сынашачаклар», – диде Эльвира Динмөхәммәтова.

news_right_1
news_right_2
news_bot