Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУда Тукай шигырьләренең төрле телләрдәге тәрҗемәсен укыячаклар
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» иҗади-фәнни бәйгесендә төрле белем бирү йортларыннан чит ил студентлары да катнашыр дип көтелә.
13 апрельдә 10.00 сәгатьтә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» иҗади-фәнни бәйгесе узачак. Бәйгедә шагыйрьнең шигырьләрен төрле телләрдә ишетеп булачак.
«Бәйге фәнни-тикшеренү эшләре һәм шигырь укучылар юнәлешендә уздырыла. Фәнни-тикшеренү эшләре юнәлешендә катнашучылар аерым таләпләр буенча эш әзерләргә тиеш була, шигырь юнәлешендә катнашучылар — Тукай шигырьләрен яки аның шигырьләрен дөньяның төрле телләрендәге тәрҗемәсен укырга яки Тукайга багышланган үз шигырьләрен әзерләргә тиеш», — диделәр институтның матбугат хезмәтендә.
Бәйгенең максаты — сәләтле студентларны ачыклау, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерү, туган телне, әдәбиятны һәм мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру.
Шигърият бәйрәмендә катнашу өчен фәнни-тикшеренү эшләре һәм гаризаларны 8 апрельгә кадәр konkurs.Tukay@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Номинацияләр: «Без — Тукайлы халык» (татар телле студентлар Тукайның татарча шигырьләрен укый); «Татар теле — күңелем теле» (чит ил студентлары Тукайның татарча шигырьләрен укый); «Тукай моңы — җиһанда» (Тукай шигырьләренең төрле телләргә тәрҗемәсен укыйлар); «Тукай — безнең күңелләрдә» (студентлар Тукайга багышланган шигырьләрен укый); «Габдулла Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» (Тукай иҗатына бәйле фәнни-тикшеренү эшләре).
- Бәйгене институтның татар тел белеме кафедрасы уздыра. Бәйгедә Татарстанның югары һәм урта-махсус уку йортлары студентлары катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз