news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда республикакүләм бәйгедә Габдулла Тукай шигырьләре төрле телләрдә яңгырады

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында мәктәп укучылары һәм студентлар төрле телләрдә Г.Тукай шигырьләре, бөек шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

КФУда республикакүләм бәйгедә Габдулла Тукай шигырьләре төрле телләрдә яңгырады
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

17 апрель көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының гомуми белем бирү, махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән укучы һәм студентлар катнашында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» республикакүләм фәнни-иҗади бәйге үтте. Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышлана.

Конкурста мәктәп укучылары һәм студентлар төрле телләрдә Г.Тукай шигырьләрен, бөек шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Быел аерым юнәлеш буларак конкурс кысаларында Г.Тукай тормышы һәм иҗаты, туган тел мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган фәнни-тикшеренү эшләр бәйгесе дә уздырыла. Конкурсның максаты – талантлы яшьләрне барлау, аларның фәнни һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру, туган тел һәм әдәбиятны, мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Ачылу тантанасында кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов сәламләде. «Сезне Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламлим. Без журналистика, әдәбият, шигърияткә балаларны тартуны, якынайтуны үзебезнең иң зур эшебез дип саныйбыз. Чөнки беренчедән, без яшьләргә канат куябыз, икенчедән бу балалар – безнең эшебезнең киләчәге. Бүген без алып барган эшләрне, иртәгә алар алып барачак», – диде Ирек Шәрипов.

Ул катнашучыларны иҗатка тартылырга, милли бәйгеләрдә катнашырга өндәде. «Гомумән шигырь язу, иҗат итү ул һәрвакыт мәртәбәле һөнәр булган. Тәҗрибәдән чыгып, шуны әйтәсем килә – сез языгыз, чөнки фикереңне формага салып кешегә җиткерә ала белү – ул зур бер байлык. Сезнең арада шагыйрьләр дә, журналистлар да, дәүләт җитәкчеләре дә булыр», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов әлеге бәйгенең милли юнәлеш өлкәсе эшчәнлегендә бик мөһим булуын ассызыклады. «Ел саен безнең институтыбызда Тукай туган көне, аның иҗаты белән бәйле бик күп чаралар үтә. Без бик рәхәтләнеп һәрберегезне сәламлибез. Бик үзенчәлекле, кызык конкурс. Киләчәктә дә телебез, мәдәниятебез, сәнгатебез белән бәйле чараларда катнашыгыз», – диде ул.

Ул катнашучыларны кыскача Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән таныштырды. «Бүгенге көндә безнең институтыбызда барлыгы 6 меңләп студент белем ала. Студентлар 3 югары мәктәп базасында укый. Милли кадрлар әзерләү буенча без төрле юнәлештә эшчәнлек алып барабыз. Укытучылар, тел белгечләре әзерлибез. Киләчәктә сезне дә конкурста катнашучылар буларак гына түгел, ә безнең институт студентлары буларак күрергә бик шат булырбыз», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» республикакүләм фәнни-иҗади бәйге катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән ябылды.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100