news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда Тукай һәм Әмирханга багышланган әдәби чаралар узачак

КФУда Тукай һәм Әмирханга багышланган әдәби чаралар узачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Рухият» түгәрәгенә йөрүче студентлар берничә чара оештыра. Быелгы программа бөек шагыйрь белән беррәттән, аның якын дусты, күренекле язучы һәм публицист Фатих Әмирханның 140 еллык юбилеена да багышлана. Бу хакта КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина хәбәр итте.

14 апрель көнне югары уку йортында «Без Тукай шигырьләрен беләбезме?» дип исемләнгән флешмоб старт алачак. Чара кысаларында студентлар шагыйрьнең үлемсез әсәрләрен укыячак һәм махсус әзерләнгән күргәзмә белән таныша алачак. Флешмоб 11:40тан 12:00гә кадәр Г. Тукай бүлмәсе алдында үткәрелә.

Программаның дәвамы буларак, 15 апрель көнне 10:10да интеллектуаль викторина оештырылачак. Ул Габдулла Тукайның һәм татар җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot