news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда телләр һәм мәдәниятләр проблемалары хакында сөйләшәләр

Бу уңайдан Казанга 10нан артык илдән, Россиянең 30лап төбәгеннән тел, әдәбият белгечләре, галимнәр җыелган.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Гүзәл Насыйбуллина). Бүген Казан федераль университетында телләр һәм мәдәниятләр проблемаларына багышланган саммит ачылды. Ул өч көн дәвам итәчәк. Бу уңайдан Казанга 10нан артык илдән, Россиянең 30лап төбәгеннән тел, әдәбият белгечләре, галимнәр җыелган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

Әлеге саммит ел саен көз көне уздырыла торган зур фәнни чараларның берсе. Быелгы саммит кысаларында 4 конференция, 7 түгәрәк өстәл һәм симпозиум планлаштырылган.

“Туган телләрне саклауга багышланган конференциядә кайчандыр безнең университетта укыган, эшләгән шәхесләргә дә тукталырга булдык. Аларның берсе – Галимҗан Нигъмәти, икенчесе – Аяз Гыйләҗев. Алар турында озак сөйләп тору кирәкмидер. Бу безнең татар интеллигенциясенең күренекле вәкилләре”, - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Бу уңайдан Казанга Аяз Гыйләҗев романнарын венгр һәм төрек теленә тәрҗемә иткән белгечләр – Арпад Галгоци һәм Фатих Котлу килгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100