news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда татарча укучылар өчен махсус терминнар сүзлеге эшләнә

Әлеге сүзлек төгәл фәннәрне рус, инглиз, татар телендә үзләштерү мөмкинлеге бирәчәк.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә татарча укучылар өчен махсус глоссарийлар эшләнә. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

1 ноябрьдән структура Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип йөртелә башлый.

  • Глоссарий - төрле тармакларда кулланыла торган махсус терминнар сүзлеге.

"Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләшүләр алып барабыз. Бу балаларга махсус глоссарийлар эшләнә башлый. Глоссарийлар өч телдә булачак. Әйтик, математика буенча татарча, русча, инглизчә. Тарих, җәмгыять белем буенча да терминнар сүзлеге эшләнә. 5 ел дәвамында әлеге терминнар буенча тиешле эш оештырылачак. Югары мәктәпне тәмамлаган балалар татар, рус телендә генә түгел, инглиз телендә дә укытырлык булып чыгарга тиешләр", - диде ул.

Институт директоры урынбасары Рамил Мирзаһитов бүген тарих, математика, җәмгыять белеме кебек фәннәрнең татарча укытылуын әйтте. "Барлык предметларны да 100 процент дәрәҗәдә татарча укыта алмыйбыз. Берничә дәрескә үзем дә кереп чыктым. Тарих, математиканы татарча укыйлар, киләчәктә дә шулай дәвам итәрбез дип уйлыйбыз", - диде.

Рәдиф Җамалетдинов фәннәрне татарча укыту өчен башка институтлардан мөгаллимнәр килүен әйтте. Математиканы укыту өчен математика институтыннан, тарих, җәмгыять белеме буенча Халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан укытучы белем бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100