news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда «Татарча диктант» яздылар: Акция милләтебезне, халкыбызны үстерүгә зур өлеш кертә

24-26 апрель көннәрендә дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе унберенче тапкыр үткәрелә. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел – Татар дөньясында Габдулла Тукай елы дип игълан ителү сәбәпле, быелгы масштаблы чара бөек шагыйрьнең 140 еллык юбилеена багышланды.

КФУда «Татарча диктант» яздылар: Акция милләтебезне, халкыбызны үстерүгә зур өлеш кертә
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген студентлар – булачак филолог, журналистлар һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында диктант язды. Бу Казандагы төп мәйданчык булды.

Үзен сынап карарга теләгән һәркемне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов һәм «Татарча диктант» акциясен оештыручыларның берсе Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Райнур Хәсәнов сәламләде. Райнур Хәсәнов, акциянең әһәмиятле булуын әйтте. «Акциянең географиясе елдан-ел киңәя, катнашучылар саны арта. «Татарча диктант» акциясе – Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларны берләштерүче иң зур проектларның берсе», – дип билгеләп узды ул.

«Мәктәп елларымнан бирле һәр ел саен диярлек катнашам. Быелгы текст миңа аеруча күбрәк ошады. Минемчә, «Туган тел» шигыреннән башлануы диктантны тагы да кызыклырак һәм үзенчәлеклерәк итте. Хәтта тактада чыккан сүзләр дә һәр кешегә аңлашылган, һәр кеше белгән сүзләр», – дип сөйләде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче курс студенты Айсылу Шакирова «Татар-информ»га.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Шулай ук әңгәмәдәш билгеләп үткәнчә, мондый акцияләр кирәкле гамәл. «Әлбәттә, «Татарча диктант» милләтебезне, халкыбызны үстерүгә зур өлеш кертә. Хәтта рус телендә сөйләшүчеләр дә әлеге акциядә катнаша, мин бу күренешкә бик шат», – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әлеге чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене – мәктәп укучыларыннан алып галимнәргә, мәдәният эшлеклеләреннән алып татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләренә кадәр берләштерә. Акциядә катнашу ихтыяри һәм бушлай, анда яше, җенесе, белеме һәм диненә карамастан, теләгән һәр кеше катнаша ала.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУда диктантны Татарстанның халык артисты, Камал театры актёры Фәнис Җиһанша укыды.

Диктант язарга 200дән артык кеше җыелды. Алар арасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, шул ук бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Лилия Сәхбиева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, югары дәрәҗәле табиб ревматолог, Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина, шагыйрь Булат Ибраһим һәм башка билгеле шәхесләр дә бар иде.

  • Диктантны онлайн һәм офлайн форматларда язып була.
news_right_1
news_right_2
news_bot