news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда татар телендәге плагиатларны тикшерә торган программа әзерләнгән

Программа хәзер тест режимында эшли. Аның ярдәмендә югары уку йорты студентлары һәм хезмәткәрләренең эшләре сайлап тикшерелә.

КФУда татар телендәге плагиатларны тикшерә торган программа әзерләнгән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУ Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән татар телендә чит тексттан үзләштерүләр эзләү буенча авторлык программасын эшләде. Бу хакта КФУның медиапорталында хәбәр ителә.

«Россия халыклары телләрендә, шул исәптән татар телендә дә, үзләштерүләр эзләү программасын эшләү җиңел эш түгел, чөнки рус һәм татар телләре структурасында җитди аермалар бар. Россия халыклары телләрендә язылган фәнни мәгълүматның системалаштырылган мәгълүмат базалары юк. Шуңа да карамастан, бу мәсьәлә бик мөһим, чөнки бу программа һәр татар галименең чын фәнни өлешенә бәя бирергә, мөстәкыйльлекне стимуллаштырырга ярдәм итәчәк», – дип хәбәр итте институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Галим сүзләренә караганда, мондый программа ясау идеясе берничә ел элек булган. Бу сорауны Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты лингвистлары белән бергә КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты вәкилләре хәл итә башлый.

Проект тест режимында эшли башлаган. Хәзерге вакытта эзләү алгоритмнарының эш вакытын оптимальләштерү, аларның сыйфатын арттыру һәм корпусны алга таба киңәйтү һ. б. өстендә эш бара.

«Без, беренче чиратта, веб-форматына игътибар иттек. Гомум көчләр белән татар телендә текстларның парсерларын яздык. Бу текстларның беренчел корпусын формалаштыру өчен кирәк иде. Икенче этапта игътибарны татар теленең үзенчәлекләренә юнәлттек. Чынлыкта бу проект татар теле һәм программа тәэминаты өлкәсендәге белгечләрнең хезмәттәшлегенең искиткеч үрнәге», – дип сөйләде КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский.

«Татарча антиплагиат» ясаучы фәнни төркем хәзер ул перспективалы, актуаль проектны эшләп бетерү белән шөгыльләнә. Программа югары һәм урта махсус уку йортларында татар телендә белем бирү процессының сыйфатын яхшыртып кына түгел, ә татар телендә язылган теләсә нинди фәнни эшне тикшерергә, аны башка галимнәрнең хезмәтләре белән чагыштырырга, аның төп нөсхә икәнен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100