news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда татар телен өйрәнгән министрлык вәкилләре йомгаклау аттестациясендә катнашты

КФУда татар телен өйрәнгән министрлык вәкилләре йомгаклау аттестациясендә катнашты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында «Дәүләт телләре: тел компетенциясен үстерү» – белем күтәрү программасы оештырылган иде. Кичә әлеге программаның йомгаклау аттестациясе үтте.

Татар теле курсларына төбәк структуралары, шул исәптән Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, «Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерцияле булмаган оешмасы һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре йөргән.

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов курсларны тәмамлаучыларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов исеменнән сәламләде һәм котлады. «Әлеге курсларны оештырырга ярдәм иткән структураларга, аерым алганда, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовка, финанс министры Радик Гайзатуллинга һәм Архив эше буенча комитет җитәкчесе Гөлнара Габдрахмановага рәхмәт белдерәм», - диде ул.

«Татар теле курслары КФУда 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. Әлеге курсларга килгәндә исә, иң элек, 2020 елда республиканың 16 министры безнең институт кысаларында оештырылган әлеге курсларда белемен камилләштерде. Ул вакытта белем күтәрү Татарстан Рәисе Аппараты заказы белән оештырылган иде. Республиканың барлык министрлары, ярты ел дәвамында безнең дәресләргә йөрде. Ә иң мөһиме, татар теле курсларын Мидхәт Рәфкатович, Радик Рәүфович, Гөлнара Зәкәриевна үзләре дә үтте. 2021 елда курсларга министр урынбасарлары йөргән иде», - диде Рамил Мирзаһитов.

Ул йомгаклау аттестациясенә килүчеләргә рәхмәтен җиткерде. «Курсларның файдасы булмыйча калмас. Татар телле аудитория белән дә хәзер күпмедер дәрәҗәдә аралаша, аңлаша аласыз. Курслар алга таба да дәвам итәр дигән өметтә калам. Барыгызга да уңышлар телим», - диде югары мәктәп деканы.

Белем күтәрү программасының координаторы һәм авторы – филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Минһаҗева. Аның әйтүенчә, программаның максаты – татар телендә нәтиҗәле аралашу коралы буларак кулланырга мөмкинлек биргән комплекслы тел күнекмәләрен үстерү. Программа татар телен әле яңа гына өйрәнә башлаучылар өчен дә, үз белемнәрен тирәнәйтергә омтылучылар өчен дә каралган һәм татар телле мохиткә юнәлдерелгән берничә төп үзәкне үз эченә алган.

«Безнең тәкъдимне кабул иткән җитәкчеләребезгә дә, курсларга язылган хезмәткәрләргә дә чын күңелдән рәхмәтлебез. Дәресләргә теләп, яратып йөрделәр. Курсларда алган белемнәр файдасы булыр һәм киләчәктә эшчәнлекләрендә ярдәм итәр дип уйлыйм. Татар телен алга таба да өйрәнергә теләүчеләр булса, бик рәхәтләнеп дәресләрне оештырырга әзербез. Мин ышанам, бүген белем алучылар арасында, киләчәктә инде өченче - минем төркемгә - сөйләм осталыгының иң югары баскычын үзләштерергә теләп язылучылар да булыр», - диде Ләйлә Минһаҗева.

Татарстанның төбәк лизинг компаниясенең генераль директоры Мария Фрундинага татар теле курслары турында Татарстанның Икътисад министрлыгы хәбәр иткән. «Мин яңа татар сүзләрен, кагыйдәләр өйрәндем. Болар турында безгә укытучыбыз Кадрия Сөнгатовна аңлатты. Аның дәресләрен бик ошаттым, дәресләрдән канатланып чыга идем. Кызганыч, курс озак бармады, татарча дөрес итеп сөйләшергә һәм тагын да яңа сүзләр өйрәнергә телим, минем тагын йөрергә теләгем бар», - диде ул.

«Кадрия ханымның телне өйрәнә башлаучылар белән эшләү тәҗрибәсе барлыгы сизелеп тора, үз эшен яратып эшли. Һәркайсыбызга мөмкин кадәр күбрәк телне өйрәтергә тырышты, хаталарыбызны төзәтеп, төгәл аңлатты. Билгеле бер темалар үттек, текстлар укыдык һәм сорау-җавап форматында аралаштык. Белемнәребез туплангач, такта янына чыгып, бер-беребез белән сөйләштек. Бу бик шәп тәҗрибә. Курсларга язылганчы татар телен аңласам да, сөйләшергә ояла идем. Хәзер исә эшкә килүгә: «Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр!» – дип татарча сәламлим», - диде Мария Фрундина.

Мария Фрундина татар милләтеннән булмавын әйтте: «Тумышым белән мин Лениногорскидан. Татар телен мәктәптә укыган идем. Бу тел миңа бик ошый». Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты хезмәткәре Ирина Матвеева да татар милләтеннән булмавын, ләкин эшендә татар телле кешеләр белән эшләвен билгеләп үтте.

«Еш кына татар телендә дә мөрәҗәгать итәләр. «Гафу итегез, мин сезне аңламыйм», - дип җавап бирергә мәҗбүр булам. Шуңа күрә татар теле курсларына бик шатланып йөрдем. Курсларда үземә бик күп мәгълүмат тупладым. Хәзер мин татарча сөйләмне тыңлап, аңлый алам. Телне алга таба да өйрәнүне дәвам итәсем килә. Дәресләрдә әңгәмәләр кордык, үзебез турында монологлар сөйләдек. Курслар минем өчен бик файдалы булды. Тумышым белән мин Марий Элның Бәрәңге районыннан», - диде ул.

  • Башлангыч төркемдә дәресләрне КФУның Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Кадрия Фәтхуллова алып барган. Тел өйрәнүдә «дәвам итүчеләр» төркеме белән шушы ук кафедраның доценты, филология фәннәре кандидаты Фирүзә Сибгаева эшләгән. Йомгаклау аттестациясендә әлеге мөгаллимнәрдән тыш, мәгариф эшчәнлеге буенча директор урынбасары Гөлназ Ишбаева, КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәйфуллина, «Логос» белем бирү үзәге җитәкчесе Айгөл Иргалина да катнашты.

Курсларны тәмамлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100