news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда татар теле курсларының беренче җыелышына 500ләп укучы килде

Бушлай курслар өч ай дәвамында барыр дип көтелә.

КФУда татар теле курсларының беренче җыелышына 500ләп укучы килде
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында түләүсез татар теле курсларына 500ләп укучы беренче җыелышка килде. Быел татар теле курсларына 800дән артык кеше теркәлгән, быелгы үзенчәлек – курсларга чит ил кешеләренең йөрүе. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова хәбәр итте.

Укучыларны Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов исеменнән һәм шәхсән үзенең исеменнән Әлфия Йосыпова сәламләде. “Дәүләт программасы буенча без ел саен татар теленнән бушлай курслар үткәрәбез. Аудиториядә курсларга узган ел йөргән кешеләр дә, беренче килүчеләр дә бар. Аларның барысы да татар телен өйрәнергә яисә татар теленнән белемнәрен күтәрергә, үстерергә килгән”, - ди ул.

ТР Мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков үзенең чыгышында курсларга йөрүчеләрнең елдан-ел арта баруына басым ясады. “Әлеге курслар “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасы буенча торымышка ашырыла. Күпмилләтле республикабызда һәрберебезнең дәүләт телләрендә сөйләшүе иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шунысы куанычлы: татар теле курслары елдан-ел уңай динамиканы күрсәтә, без курсларга йөрүчеләрдән рәхмәт сүзләрен ишетәбез, аларның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алабыз. Курс ахырында һәрберегез дә татар телендә иркен сөйләшә алыр дип ышанам”, - диде ул.

Татар теле курсларының кураторы, доцент Кадрия Фәтхуллова телне өйрәнергә яшьләр дә, өлкәннәр дә килә дип белдерде. “Ел саен безнең курсларга төрле милләт кешеләре, төрле профессия вәкилләре языла. Укучыларыбызның яшь чиге билгеләнмәгән, укучылардан алып өлкән яшьтәгеләр дә килә. Мәсәлән, узган ел минем төркемдә 73 яшьлек абый бар иде, ягъни телне өйрәнер өчен яшь киртә була алмый.

Татар теле курсларына килгән кешеләрнең саны дәүләт программасы тарафыннан планлаштырылган индикатордан артып китә. Шунысы да мөһим: без курсларга даими йөргән 150 кешегә генә сертификат алу хокукын бирәбез, бу турыда алдан ук кисәтәсем килә. Әмма укучылар безгә сертификат алырга дип түгел, ә татар телендә сөйләшергә өйрәнергә дип килә. Төркемнәрне без гаризалар буенча туплыйбыз, аларны укучылар үзләре язып килә”, - ди татар теле курсларының кураторы.

Кадрия Фәтхуллова оештыру эшләре буенча төп мәсьәләләр турында да аңлатма бирде. “Курслар 17 сентябрьдән башлана. Дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә бер төркем, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә икенче төркем булачак. Татар теле курслары 14 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, барлыгы 108 сәгать каралган. Мөгаллимнәрнең төп бурычы башлангыч дәрәҗәдәге кешеләрне татарча сөйләшергә өйрәтү. Без укучыларны берничә дәрәҗәгә бүләбез: А1 – телне нульдән өйрәнә башлаучылар, монда укучыларыбызның күбесе җыела, барлыгы алты төркем тәшкил итә. Гомумән, ун төркем булыр дип көтелә. Дәресләр аралашуга һәм практикага корылачак. Иң югары дәрәҗә – В1 һәм В2 дәрәҗәләре. Гадәттә, бу төркемнәрдә татарча иркен аралаша белгәннәр, әмма грамоталы яза белмәгәннәр җыела”, - дип сөйләде ул.

Әлфия Йосыпова “Татар-информ” хәбәрчесенә быелгы татар теле курсларының үзенчәлеген әйтте. “Без бик шатланып ел да үткәрелә торган татар теле курсларын башлап җибәрәбез. Барлыгы 800дән артык кеше теркәлгән, җыелышка 500гә якын кеше килде. Һәр елның үзенең үзенчәлеге була, быелгысын чит ил кешеләренең йөрүен билгеләп үтәргә мөмкин. Мәсәлән, Финляндиядән һ.б. илләрдән килгән студентлар курсларга йөри башлаячаклар. Курсларның быел сәгать кичке җидедән башланунын әйтергә кирәк, чөнки безнең расписаниедә үзгәрешләр булды, тәнәфесләр күчте. Курслар атнасына ике тапкыр, дүрт сәгать барачак. Өч ай дәвамында Казан халкы татар телен өйрәнәчәк”, - диде Әлфия Йосыпова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100