Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында методик семинар узды
Кичә Халыкара туган телләр көне уңаеннан КФУның Габдулла Тукай исемендәге югары мәктәбендә Республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында «Әдәбият дәресләрендә татар киносын файдалану мөмкинлекләре» дигән темага методик семинар узды. Бу хакта «Татар ядкарьләре» Телеграм-каналы хәбәр итә.
Семинар барышында Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемгә бер адым алдарак» әсәре буенча төшерелгән документаль фильм күрсәтелде.
Фильмда махсус хәрби операция зонасында Татарстан егетләреннән оештырылган «Тимер» батальонында хезмәт иткән Илнур Хәертдиновның «Урал» мотоциклында фронт сызыгыннан тылга 200дән артык яраланган сугышчыны алып чыгуы һәм яу кырында һәлак булуы хакында сүз бара.

Семинарны Югары мәктәпнең әдәбият кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова бик җанлы итеп алып барды.
Семинар барышында Югары мәктәп каршында эшләп килүче «Мизгел» театр студиясе студентлары әсәр сюжеты буенча театрлаштырылган тамаша-өзек күрсәтте. Моннан тыш, Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы соңгы елларда дөнья күргән, батырлык темасы яктыртылган спектакльләр, кинофильмнар, китаплар белән таныштырды. Аларны дәрес структурасына кертү юлларына, технологияләренә игътибар бирде.

Семинарга Нәкый Исәнбәтнең әле генә дөнья күргән «Татар мифлары» (төзүчесе - Миләүшә Хәбетдинова, фәнни редакторы - Фәнзилә Җәүһәрова) китабын бүгенге әдәбият дәресләрендә куллану юлларын күрсәтү өчен Фәнзилә Җәүһәрова да чакырылган иде.
Ул да чыгышын халык иҗатында батырлык, ватанпәрвәрлек темалары чагылышы белән башлап җибәрде һәм Нәкый Исәнбәтнең әлеге тупланмасында урын алган мифологик персонажларга бәйле текстларны куллану мөмкинлекләре хакында аңлатты.
Семинарга килер алдыннан укытучылар өчен махсус олимпиада форматында тәкъдим ителгән сораулыклар бирелгән булган.
27 сораудан торган биремнәрнең барысы да татар халкы, яучылары, композиторлары иҗатында чагылыш тапкан батырлык темасы белән бәйле иде. Укытучыларның барысы да әлеге эшне уңышлы башкарып чыкты һәм бу төр эчтәлектәге сораулыкларны үз дәресләрен оештырганда да рәхәтләнеп кулланачакларын әйтте.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, бүгенге семинар эшлекле узды һәм эчтәлеге, тәкъдим ителгән методик алымнары белән бик файдалы чара булды.

«Татар ядкарьләре» Телеграм-каналы фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз