news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда татар теле, әдәбияты, журналистика белгечлегендә быел 25 кеше белем ала

Узган уку елында бу юнәлеш буенча 12 кеше диплом алган.

КФУда татар теле, әдәбияты, журналистика белгечлегендә быел 25 кеше белем ала
Михаил Захаров

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә татар теле, әдәбияты, журналистика белгечлегенә 25 кеше кабул ителгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә югары мәктәп директоры Әлфия Йосыпова хәбәр итте.

Быел бу белгечлек буенча беренче чыгарылыш булган. “4 ел укып, татар теле, әдәбияты, журналистика белгечлеге буенча 12 кеше диплом алып чыкты. Бу уку елында өченче курста бер төркемдә 36 кеше укый, беренче курска 25 кеше кабул ителде. Бу студентлар татар теле, әдәбиятына өстәмә рәвештә журналистикадан белем ала”, - диде ул.

Әлфия Йосыпова сүзләренчә, КФУның Журналистика югары мәктәбеннән белгечләр чакырыла. “Васил Заһитович (Гарифуллин – Т.И. искәрмәсе), Радик Сабиров укыта. Тел, тәнкыйть дәресләрен үзебезнең укытучылар укыта”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100