news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда татар теле белгечлегенә гаризалар бирү биш көннән төгәлләнәчәк

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында конкурсның зур булуын белдерделәр.

КФУда татар теле белгечлегенә гаризалар бирү биш көннән төгәлләнәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Абитуриентлар КФУның «гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика»; «татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы» белгечлекләренә гаризаларын 3 августка кадәр генә тапшыра ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сөйләде.

«Бүгенге көндә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына гаризаларны кабул итү бара. Көндезге бүлеккә барлыгы 3858 гариза килде. Кайбер юнәлешләргә конкурс аеруча зур. Мисал өчен, „Педагогик белем бирү. Рус теле һәм чит тел“ белгечлегенә 12 бюджет урынына 557 гариза килде. „Педагогик белем бирү. Инглиз теле һәм икенче чит тел“ белгечлегенә 10 бюджет урынына 468 гариза бар», — диде ул.

«Дизайн”га 7 бюджет урынына 229 гариза кабул ителгән. «Абитуриентлар игътибарына искәртеп үтәсем килә, татар теле белән бәйле юнәлешләргә документлар бары тик 3 августка кадәр генә кабул ителәчәк», — диде Рәдиф Җамалетдинов.

«Шул ук вакытта, республика заказы нигезендә, көндезге бүлеккә „Математика һәм инглиз теле“, „Тарих һәм инглиз теле“, „Биология һәм инглиз теле“, „Башлангыч белем һәм инглиз теле“, читтән торып уку бүлегенә „Башлангыч белем һәм мәктәпкәчә тәрбия“ юнәлешләренә дә документлар кабул итәбез» — дип сөйләде директор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100