news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда татар әдәби теле тарихы фәненә нигез салган Вахит Хаков истәлегенә конференция була

26-27 октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе базасында Казан университетының атказанган профессоры Вахит Хаков истәлегенә багышланган «Хаков укулары-2023» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.

Конференциянең эш тәртибе: 26 октябрь – конференция ачылышы, 27 октябрь - конференциянең эш көне, 27 октябрь – конференция катнашучыларын озату.

«Хаков укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе даими үткәрелә, конференция белән ел саен кызыксынучылар арта бара. Конференция кысаларында «Яшь филолог» мәктәбен үткәрү планлаштырыла. Конференция эшендә Казан федераль университеты һәм Россия һәм якын чит илләрнең башка югары уку йортларының яшь галимнәре, укытучылары, студентлары, магистрантлары һәм аспирантлары катнаша», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га институтның татар теле белеме кафедрасы мөгаллимнәре.

Конференциянең максаты – яшь галимнәрнең тикшеренү эшчәнлеген үстерү. Вахит Хаковның фәнни идеяләрен раслау һәм студентлар, магистрантлар, аспирантлар арасында фәнни эзләнүләрне дәвам итү, Россия, Татарстан һәм чит илләрнең төрле югары уку йортлары укытучылары җитәкчелегендә үткәрелгән яшь галимнәрнең фәнни тикшеренүләрен координацияләү, яшь галимнәр арасында татар төрки белгечләренең казанышларын пропагандалау бурычлары куелган.

«Галим бөтен гомерен татар телен фәнни өйрәнүгә багышлый. Фәнни эшчәнлеге тел белеме проблемаларын киң колачлый: төрки әдәби телләр тарихын өйрәнү, аларның стилистик категорияләрен үстерү, борынгы татар язма һәйкәлләрен өйрәнү, социолингвистика, фразеология, этимология, орфография, сөйләм культурасы, татар язучыларының телен өйрәнү методикасы һ.б. Ул 30га якын монография, дәреслек, уку әсбаплары, 500ләп фәнни һәм фәнни-методик мәкаләләр бастырган», - диде КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов.

  • Вахит Хаков — Казан университетының атказанган профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. 1926 елның 16 августында Татарстанның Буа районы Күзби авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылында ала.
  • 1960 елдан башлап татар теле кафедрасында ассистент, доцент, профессор, мөдир булып эшли. 1993 елда басылып чыккан «Татар әдәби теле тарихы», 2003 елда дөнья күргән «Тел — тарих көзгесе» дигән монографияләрендә татар теленең катлаулы үсеш юллары яктыртыла.
  • Борынгы язуга ия булган татар теленең үсеше Болгар дәүләте, Алтын Урда чорындагы дәүләтләр, Казан ханлыгындагы телләр белән тыгыз бәйләнештә карый, аннан соңгы дәверләрдә татар әдәби теле нормасы һәм стиле мөнәсәбәтләрен тикшерә. «Тел — тарих көзгесе» китабында борынгы рун язмаларының теле белән хәзерге татар теле арасындагы күренешләр тарихи-чагыштырма ысул белән өйрәнә. 2008 елда Казанда вафат була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100