news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда төрки телләрдә исем кушуны өйрәнәчәкләр

Конференция быел беренче тапкыр үткәрелә.

КФУда төрки телләрдә исем кушуны өйрәнәчәкләр
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казан (Идел буе) федераль университетының Г.Тукай исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында төрки телләрдә исемнәр кушуны өйрәнәчәкләр. “Төрки ономастика: үткәне һәм бүгенгесе” беренче Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 11-14 октябрь көннәрендә узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә институтның татар теле белеме кафедрасы белгечләре хәбәр итте.

Чараны институтның татар теле белеме кафедрасы оештыра.

“Төрки ономастика проблемаларын үзәккә алган әлеге конференция бу форматта беренче тапкыр үткәрелә. Конференция эшендә чит илләрдән, Россиянең төрле өлкәләреннән һәм Татарстанның фәнни оешмаларыннан, югары уку йортларыннан күп санлы галимнәрнең катнашулары көтелә. Киләчәктә әлеге конференцияне даими оештыру күздә тотыла”, - диде кафедра белгечләре.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100