news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда түләүсез татар теле курсларына теркәлү башланды

Татар теле курсы өч айга, 14 декабрьгә кадәр каралган.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында түләүсез татар теле курслары ачыла. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр 17 сентябрьдә башлана, электрон язылу башланды инде. Татар теле курсы өч айга, 14 декабрьгә кадәр каралган.

Анкета тутырганда үзеңә җайлы график — иртәнге яки кичке вакытны билгеләргә була. Дәресләр атнасына ике тапкыр – дүшәмбе һәм чәршәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 - 10.00 сәгатьләрдә һәм кичен 18.00 - 20.00 сәгатьләрдә уза. Гариза биргәндә шулай ук телне белү дәрәҗәсен күрсәтергә, паспорт күчерелмәсен тапшырырга кирәк була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100