news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда Россия һәм Татарстан Президентларының очрашуы башланды

Дәүләт башлыгы ике көнлек эш сәфәре белән Казанга килде.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Хәзер Казан (Идел буе) федераль университетында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның очрашуы башланды.

Бу хакта Twitter’да үз микроблогында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин хәбәр иткән.

Алдан Россия Президенты Казан (Идел буе) федераль университетында илнең әйдәп баручы югары уку йортлары белән оештырылган телекүпердә катнашты.

Дәүләт башлыгы ике көнлек эш сәфәре белән Казанга килде. 


news_right_1
news_right_2
news_bot