Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУда Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган фәнни конференция була
20 октябрьдә 10.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халыкара Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятында милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр: тарих, поэтика, үсеш стратегиясе» исемле халыкара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла.
«Конференция ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты язучылар ассоциациясе (Истанбул, Төркия), Гази Университеты (Анкара, Төркия) белән берлектә оештырыла. Конференция эшендә катнашу өчен Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Иран, Пакистан, Казахстан кебек илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар көтелә», - дип хәбәр итте әдәбият галиме, КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз