news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда республика заказы буенча төзелгән төркемнәр полилингваль мәктәптә укытачак

Программаны үзләштергән студентлар ике дипломга ия булып чыга.

КФУда республика заказы буенча төзелгән төркемнәр полилингваль мәктәптә укытачак
Солтан Исхаков

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел Татарстан Республикасы полилингваль мәктәпләр өчен махус заказ биргән. Бу уңайдан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында дүрт төркем булдырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында институт директоры Рәдиф Җамалетдинов сөйләде.

«Барлыгы 150 урынга кабул итү планлаштырыла. Балаларны ике белгечлек буенча укырга алачакбыз: математика һәм инглиз теле, биология һәм инглиз теле, тарих һәм инглиз теле, башлангыч мәктәп һәм инглиз теле укытучысы. Әлеге программаларны үзләштергән балалар ике дипломга ия булып чыга», — диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов шушы программа инде өченче ел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылганлыгын искәртте. «Дүрт» һәм «биш» билгеләренә укыган студентларыбыз ай саен 15 мең күләмендә стипендия алачак», — дип өстәде директор.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов быел төзелгән дүрт группаның Бондаренко урамында төзелә торган полилингваль мәктәптә укытыр өчен әзерләнәчәген әйтте. «Дүрт группага егерме бишәр урын белән йөз кеше кабул итәбез. Дөрес, алар быелдан ук эшли алмый, 5 елдан соң диплом алып чыкканнан соң барып, өч телдә укыта алачак», — диде ул.

«Без уку планнарын төзер алдыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министры вәкилләре, университет галимнәре белән дә күп сөйләштек. Мәсәлән, математика һәм инглиз теле укытучысы инглиз телен дә, математиканы да укыта ала. Шул ук вакытта ул математиканы инглиз телендә дә укыта алырга тиеш. Әмма төп шарт бар. Әлеге юнәлешкә кергән һәр бала белән әңгәмә оештырабыз», — диде ул.

Декан абитуриент кергәндә үк Татарстанның бер мәктәбе белән килешү төзергә тиешлеген билгеләп узды. «Килешүләрне документларны тапшырган вакытта онлайн беркетергә кирәк. Киләчәктә уку йортын тәмамлагач, студент килешү төзегән мәктәптә биш ел эшләргә тиеш. Әңгәмә барышында белгечләребез абитуриентның укытучылык һөнәренә осталыгын бәяли, татар телен һәм бераз инглиз телен белү дә җитди исәпкә алына», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100