Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда Нурихан Фәттах әсәре буенча төшерелгән «Кырык дүртнең май аенда» фильмы күрсәтелде
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның 1965 елда язылган «Кырык дүртнең май аенда» повесте нигезендә төшерелгән нәфис фильмны карау һәм фикер алышу узды. Әлеге чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда узучы Милли кино көннәре кысаларында күрсәтелде.
- «Кырык дүртнең май аенда» – режиссер Александр Далматовның беренче тулы метражлы картинасы. Фильм «Алтын Мөнбәр» фестиваленең ачылыш тантанасында тәкъдим ителде һәм «Миллиард.Татар» порталының бәйсез рейтингында «Елның иң мәдәни вакыйгасы» титулына лаек булды.
Фикер алышуда фильмның режиссеры Александр Далматов һәм төп рольләрне башкарган артистлар катнашты. Студентларны һәм кунакларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов сәламләде.
КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият белгече Гөлфия Гайнуллина, Нурихан Фәттахның үз истәлекләренә таянып, авторның совет цензурасы аркасында повестьның финалын һәм исемен үзгәртергә мәҗбүр булуын искә төшерде.
«Хикәянең баштагы вариантында, туган авылына ачлыктан качып кайткан яшь хатын, яшәү өчен бернинди мөмкинлек юклыгын күреп, имезүче баласын юл буенда ташлап калдыра һәм үзе акылдан яза. Галимнәр хикәянең азагын яхшылык, яктылык белән тәмамларга киңәш иттеләр. Әсәрнең исеме дә үзгәрде: заманга, стройга протест булып аңлашылмасын өчен, хикәя «Артта калган юллар» дип аталды. Шул исемдә ул 1965 елда «Казан утлары» журналында басылып чыкты. Икенче вариантта яшь ана баласын ташлый ташлавын, шулай да аңа юлда бер акыллы кеше очрый. Ул кеше сугыштан яраланып кайткан райком секретаре булып чыга һәм анага туры юл күрсәтә. Шулай итеп, «юлдан язган ананы да, баланы да партия коткарып кала», – диеп яза Нурихан Фәттах.

Татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәйфуллина фильмның эмоциональ көченә игътибар итте. Аның фикеренчә, бу әсәр үз вакытында идеаллаштырылган совет тормышына икенче төрле караш тудыра.
«Бүген татар әсәрләре буенча шактый фильмнар күренүе безнең әдәбиятны киң аудиториягә төрле яктан чыгаруга ярдәм итә. Бу – бик уңай күренеш. Әлбәттә, әсәрнең куелышы һәм эчтәлеге турында фикер йөрткәндә сораулар да булгандыр, һәм, минемчә, фильмда әсәрнең тетрәндергеч, куркыныч ягы күренеп тә бетмәде кебек. Ләкин шулай да бер кешенең язмышы аша бөтен илнең, шул вакыттагы халәтен, авыл тормышын күрсәтү омтылышы фильмда бар иде», – дип билгеләп үтте профессор.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Равил Шәриәфиев фильмдагы ачы дөреслекне югары бәяләде. Ул сугыштан соңгы авыр елларны күргән буын вәкиле буларак, хәзерге яшьләргә ул чорның кырыслыгын җиткерү мөһимлеген ассызыклады.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов фильмның сценарий осталыгына һәм актерлар уенына тукталды. Галим фикеренчә, режиссер Александр Далматов һәм сценарист Шамил Фәрхетдинов проза материалын кино теленә оста күчергәннәр.
Әлфәт Закирҗанов фильмда шәхес һәм хакимият бәрелеше, кешене «винтик» хәленә калдыру трагедиясе ачык күрсәтелүен әйтте. Шул ук вакытта ул Хәмдия һәм Ана образларында татар хатын-кызының какшамас ихтыярына һәм ныклыгына һәйкәл куелуын билгеләде.
Доцент Миләүшә Хәбетдинова фильмның социаль әһәмиятенә басым ясады. Ул бу киноны сугыш авырлыгын җилкәсендә күтәреп тә, дәүләт тарафыннан тиешле игътибар күрмәгән, пенсиясез калган әбиләребезгә рәхмәт билгесе дип атады. Шулай ук ул фильмда татар психологик театры алымнары һәм бай тел культурасы саклануын югары бәяләде.
Чара ахырында катнашучылар татар классикасын кино аша пропагандалауның милли мәдәниятне үстерүдәге зур ролен билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз