Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда «Милли хәзинә» фестивале жиңүчеләрен бүләкләячәкләр
2022 елның 1 ноябреннән 7 декабренә кадәр Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында Казан федераль университеты халык иҗатына багышланган «Милли хәзинә» Идел буе яшьләр фестивален үткәрә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Фестивальдә иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар — югары, урта махсус уку йортлары укучылары, Идел буе федераль округы төбәкләренең гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары катнаша.
Чара Идел буенда яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, аларның Россия халыкларының гомуми мәдәниятендә бергә яшәү мөмкинлекләрен күрсәтү максатыннан үткәрелә. Фестивальнең төп бурычы - яшьләр тирәлегендә халык вокалын, музыканы, хореографияне һәм эстрада әсәрләрен популярлаштыру, шулай ук борынгы һөнәрчелекне торгызу, онытылган технологияләрне һәм хәзерге заман эшләнмәләрендә милли мотивларны куллану.
1 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр гаризалар һәм конкурс эшләре кабул итү форматында сайлап алу этабы читтән торып узды. Фестивальнең оештыру комитетына Татарстан, Башкортстан, Марий Эл һәм Мордовия уку йортларында катнашучылардан һәм иҗат коллективларыннан йөздән артык гариза килгән.
7 декабрьдә 16:00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (Татарстан ур., 2 ) актлар залында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз