news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда "Милли хәзинә" конкурс-фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек

Фестиваль төрле милләт һәм дин вәкиле булган яшьләр арасында дуслык, бердәмлекне ныгыту, халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү максатын тота.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Бүген Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Милли хәзинә” конкурс-фестиваленең гала-концерты узды. Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты. 

Студентлар һәм балалар арасында аерым үтә торган «Милли хәзинә» фестивале быел җиденче тапкыр үз ишекләрен ачкан. Ул төрле милләт һәм дин вәкиле булган яшьләр арасында дуслык, бердәмлекне ныгыту, Ватанга, халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү максатын тота.
 
Фестивальдә Идел буе федераль округының 37 уку йортыннан 200 дән артык студент һәм аларның җитәкчеләре көч сынашкан. Конкурс-фестивальнең географиясе дә киң. Быел Татарстан, Башкорстстан, Чуашия, Удмуртия, Мордовия, Дагыстаннан, шулай ук Киров, Самара, Саратов, Төмән, Оренбург, Чиләбе һәм Пенза өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санк-Петербургтан катнашучылар килгән.
 
Беренче декабрь көнне фестивальнең тантаналы ачылышы һәм иң яхшы иҗади чыгышларны сайлап алу этабы үткән. Чыгышларның тематикасында төп таләпләрнең берсе – Идел буе җирлегендә яшәүче халыкларның халык авыз иҗаты белән бәйле булу.
 
Жюри әгъзалары һәр номинациядә ничә катнашучы булуга карамастан, конкурсантка тиешле урынны биргән. Шуңа күрә игътибарыгызга тәкъдим ителгән җиңүчеләр исемлегендә һәр номинациядә иң югары урынны алганнар күрсәтелгән:
 
“Вокал-хор башкару – Хор коллективы” номинациясендә I урынны Казан (Идел буе) федераль университетның “Созвучие” вокал-хор ансамбле алды.
 
“Вокал-хор башкаручанлык – Соло” номинациясендә I урынны Кукмараның А.М.Булатов исемендәге күп профилле лицейдан Анастасия Сабанчеева, М. Е. Евсевьев исемендәге Мордва дәүләт педагогика институтыннан Артем Мамаев, И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт педагогика университетыннан Карина Тимофеева, Казан (Идел буе) федераль университеттан Ольга Плотникова алды.
 
“Инструменталь башкаручанлык - Ансамбль” номинациясендә I урынны М.Е.Евсевьев исемендәге Мордва дәүләт педагогика институтының “Гайгема” инструменталь ансамбле отты.
 
“Инструменталь башкаручанлык – Соло” номинациясендә II урынны Казан дәүләт медицина университетыннан Хәбиров Эмиль һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятеннән Таһир Гозәеров алды.
 
“Хореография сәнгате - Соло” номинациясендә II урынны Казан ( Идел буе) федераль университетыннан Земфира Фаршатова алды.
 
“Хореография сәнгате – Ансамбль” номинациясендә I урынны “Яшь гвардия” яшьүсмерләр клубыннан “ValeO” коллективы һәм Казан (Идел буе) федераль университетыннан “Казаным” халык бию ансамбле алды.
 
“Вокаль-хореография ансамбле” номинациясендә III урынны Көньяк-Урал дәүләт гуманитар-педагогика университетыннан “Вишня” ансамбле һәм Казан шәһәренең 27 номерлы гимназиясеннән “Ләйсән” балалар вокал ансамбле алды.
 
“Театр сәнгате” номинациясендә I урынны Казан шәһәренең 6 номерлы гимназиясеннән “Парус” мәктәп театры алды.
 
“Нәфис сүз - Соло” номинациясендә I урынны М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетыннан Зөлфирә Сөнгәтуллина һәм Казан (Идел буе) федераль университеттан Илназ Сибгатуллин алды.
 
“Нәфис сүз – Коллектив” номинациясендә I урынны Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетыннан “Сәйләннәр” коллективы алды.
 
“Мода театры” номинациясендә I урынны В.Г.Короленко исемендәге Глазов дәүләт педагогика иснитутыннан “De. Light” иҗат һәм ял мода театры үзәге, И. Я. Яковлев исемендәге Чуваш дәүләт педагогика университетыннан Татьяна Краснова һәм Казан шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү үзәгеннән “Юнита” балалар мода театры алды.
 
“Декоратив гамәли иҗат” номинациясендә I урынны Казан шәһәренең “Жар-Птица” студиясеннән Зарина Зарипова, И. Я. Яковлев исемендәге Чуваш дәүләт педагогика университетыннан Анастасия Андриянова һәм Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесыннан Элина Зәйнуллина алды.
 
“Дизайн” номинациясендә I урынны Көньяк-Урал дәүләт гуманитар-педагогика университетыннан Мария Григоренко, Казан технология һәм дизайн көллиятеннән Лиана Кузнецова һәм Айсылу Әхмәтгәрәева, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте коллективы алды.
 
“Этнодизайн” номинациясендә беренче урынны Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесыннан иҗат коллетивы һәм Казан (Идел буе) федераль университеттан Булат Айзатулов һәм Райнур Мөбәрәкшин алды.
 
Җиңүчеләрне бүләкләү һәм йомгаклау гала-концерты Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты уку бинасының актлар залында узды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100