Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУда милли белем бирү системасына укытучылар әзерләү өчен бюджет урыннары саны билгеле
Көндезге бүлектәге укучыларга 15 мең стипендия түләнәчәк.
(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). КФУда Татарстанның милли белем бирү системасына педагогик кадрлар әзерләү буенча 2019 елның яңа уку елына Татарстан бюджетыннан 150 бюджет урыны бүленеп бирелде. Бу хакта “Татар-информ”га Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов хәбәр итте.
“2019 елның җәенә көндезге уку бүлегенә дүрт юнәлешкә белгечләр алырга телибез, барлыгы 150 студент кабул ителәчәк. Болар: математика һәм информатика, математика һәм физика, биология һәм химия, инглиз теле һәм икенче чит тел (төрек теле). Татарстан Республикасы һәрберсенә 25 бюджет урынын бүлеп бирәчәк”, - диде ул.
Моннан тыш, читтән торып уку бүлегенә Татарстан бюджеты хисабына мәктәпкәчә яшьтәге тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары белгечлекләренә 50 кеше алыначак .
“Көндезге бүлектәге укучыларга Татарстан Республикасы бүлеп биргән финанслардан һәр ай саен 15 мең стипендия түләнәчәк. Форсаттан файдаланып, абитуриентларны Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә укырга чакырып калам”, - диде директор.
“Без 2018 елдан башлап, Татарстан Республикасы заказы нигезендә, милли мәктәпләрдә татар телендә укыта алырлык укытучылар әзерли башладык. Татар теле, мәдәниятен саклау һәм үстерү һәм аны фәнни өйрәнү – безнең югары мәктәпнең төп миссиясе”, - дип белдерде Рамил Мирзаһитов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз