news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУда Лилия Гыйбадуллинаның «Әлиф, ләм, мим...» китабы тәкъдим ителде

КФУда Лилия Гыйбадуллинаның «Әлиф, ләм, мим...» китабы тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Ләйлә Идрисова

Кичә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы Лилия Гыйбадуллинаның Әлифба авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитовага багышланган «Әлиф, ләм, мим...» китабы презентациясен үткәрде.

Әлеге китап һәр кешегә таныш булган зәңгәр тышлы Әлифбаның язылу тарихы һәм аның авторлары хакында сөйли.

«Бу әсәр Рәмзия ханым һәм Сәләй абзыйның рухларына дога булып барсын иде. Әлеге шәхесләр онытылырга тиеш түгел. Аларның саф күңелле, милләткә, телгә тугрылыклы булып калулары, бернинди авырлыкларга карамастан үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарулары – бүгенге көндә безгә матур үрнәк булып килә. Һәм әлеге чараны оештырганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә», - диде Лилия Гыйбадуллина үз чыгышында.

Әсәр нишләп Коръәннең иң серле сүрәсенең беренче сүзләре белән аталган, дигән сорауга Лилия Гыйбадуллина: «Шулай күңелемә килде инде. «Әлиф, ләм, мим...» ул бит бер Аллаһы Тәгалә генә белгән бер сер. Мин дә әлеге шәхесләрнең калебләрен тулысынча ачып бетерә алмыйм. Мин Сәләй абый һәм Рәмзия апа белән, кызганыч, аралашып, күрешеп калган кеше түгел. Әлеге әсәрнең исеме хакында һәр укучы үзенчә уйлап, күңелләрендә туган хисләреннән чыгып аңа үз мәгънәләрен куйсалар иде. Фәкать үз эшебезгә, намусыбызга, телебезгә тугры булып эшләргә һәм яшәргә кирәк», - диде.

Чарада «Мизгел» яшьләр театры тарафыннан «Әлиф, ләм, мим...» китабыннан алынып куелган ике өзек, студент Илзирә Сираҗиева башкаруында «Һаман яратам» җыры һәм китапның эчтәлегенә таянып сөйләгән алып баручылар ярдәмендә тамашачыларга китапның мохите һәм төп өлешләре җиткерелде.

«Әлеге әсәрне шулкадәр дулкынланып укыдык. Аны әдәби әсәр дип кенә түгел, реаль тормыш кичерешләре буларак кабул иттек. Никадәр физик яктан кимсетелүләргә дучар булган, төрмәдә утырып чыккан кеше «Әлифба» китабын язу өчен үзен, гаиләсен, балаларын нинди куркыныч астына куйган! Бу бер миссия кешеләредер инде. Лилия ханым, шуңа алынгансыз икән, чыннан да, моны бер зур бурычны үтәү кебек кабул итәбез, без сезнең эшегез алдында баш иябез. Вакытыгызны безгә бүлеп биргәнегез өчен, үзегезнең эмоциональ хисләрегезне безнең укучыларыбызга җиткергәнегез өчен рәхмәт», - диде кичә ахырында КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессоры Флера Сәйфуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot