Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУда Ландыш Әбүдәрованың «Умарта» китабын тәкъдим иттеләр
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучы, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты Ландыш Әбүдәрованың «Умарта» китабын студентларга тәкъдим итү чарасы узды. Очрашуны КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина оештырды.
Чара барышында «Умарта» китабына кергән әсәрләрдән өзекләр укылды һәм язучы белән җанлы аралашу оештырылды. Гөлфия Гайнуллина билгеләп үткәнчә, Ландыш Әбүдәрова – татар әдәбиятына яңа юнәлеш һәм яңа образлар алып кергән автор. Галимә фикеренчә, «Умарта» китабы язучының озак еллар дәвамында килгән иҗат уңышларының нәтиҗәсе булып тора.

«Язучы үзе әйткәнчә, әсәрнең язылу вакыты белән танылу вакыты бер булмаска да мөмкин. Чынлап та, әдипләрнең әсәрләре танылса да, укучылары тарафыннан яратып кабул ителсә дә, үз заманының әдәби тәнкыйте аларны бәяләргә дә, күтәрергә дә, танытырга да ашыкмый. Бу чараны мин махсус язучының үзе белән очрашу кебек уйладым, аның иҗатына аз гына кагылып үтү өчен», – дип ассызыклады Гөлфия Гайнуллина.
Автор үзе студентларга иҗат процессының нечкәлекләрен аңлатты. Ландыш Әбүдәрова проза һәм шигырьнең төрле импульслардан тууын, прозага яшь барган саен һәм тормыш тәҗрибәсе туплангач кына килүен әйтте. Аның сүзләренчә, «Умарта» әсәренең нигезендә язучының туган авылы һәм ул күргән реаль образлар ята, ләкин алар фантазия призмасы аша уздырылып сурәтләнә.
Язучы шулай ук һөнәри осталык мәсьәләсенә дә тукталды. Ул профессиональ иҗат белән шөгыльләнүче кеше әдәбият теориясен һәм тарихын яхшы белергә тиешлеген искәртте. Ландыш Әбүдәрова язучылыкны табиб яки инженер эше белән чагыштырды: үз һөнәренең төбенә төшенмәгән кеше сыйфатлы эш башкара алмый.

Очрашуда катнашкан «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире, язучы Гөлүсә Закирова да Ландыш Әбүдәрованың иҗатына югары бәя бирде. Ул аның Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан һәм Әмирхан Еники традицияләрен дәвам итүен һәм бүгенге укучыга кызыклы буларлык әсәрләр тәкъдим итүен билгеләп үтте.
-
Ландыш Әбүдәрова – язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе. 1980 елда Актаныш районы Карт авылында туган. Автор 1998–2003 елларда Казан дәүләт университетында белем алган. 2018–2021 елларда КФУ аспирантурасында укый, фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнә. «Мандариннар» (2018), «Октябрь һәм кечкенә тылсымчы» (2019) һәм «Умарта» (2025) китаплары авторы. 2025 елда Шәйхи Маннур исемендәге премиягә лаек булды һәм Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Шулай ук ул «Яңа исем» әдәби проектының остазы булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз